Статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, 2015 елның гыйнвар-июлендә Башкортстанда барлык дәрәҗә бюджетларга 154 327 миллион сум салым һәм башка түләүләр тупланган. 2014 елгы шушы ук чор күрсәткечләре белән чагыштырганда бу 12 076 миллион сумга артыграк. салым түләүләренең артуы үз чиратында икътисадның үсеше һәм бюджетның тулылануы турында сөйли. Түләүләрнең кайберләренә аерым тукталып үтик.
Башкортстан – файдалы казылмаларга бай төбәк. Аларны үзләштерүдән кергән салымның 48 081 миллион сум тәшкил итүе дә шул хакта сөйли. Бу сан салым органнарына гомум түләүләрнең 31,2 процентын тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырганда 9 341 миллион сумга артыграк.
Акцизлардан 24 550 миллион сум кергән. Шуның 18 836 миллион сумы, ягъни 76,7 проценты нефть продуктлары өлешенә туры килә. Илдәге, дөньядагы хәлләр безне дә читләп узмаган. Нефть продуктларына акцизлардан кергән салым 25,8 процентка кимегән.
Мәгълүм булуынча, хәзер Русиядә алкогольле эчемлекләр сату шартлары үзгәрде. Беренчедән, сату вакыты кыскарды. Икенчедән, хәзер кечкенә сәүдә нокталарында алкогольле эчемлекләр сату тыела. Билгеле, болар барысы халыкны савыктыруга хезмәт итә, яшьләрнең эчкечелек “сазлыгына” батуына чик куя. Бу җәһәттән, илдә алкогольле эчемлекләр азрак сатылуга һәм кулланылуга хезмәт итүче законнар уңышлы гамәлгә ашырыла дияргә була. шул ук вакытта бу әлеге төр салымнарның кимүенә китергән. Югарыда телгә алынган вакыт аралыгында алкоголь продукциясенә акцизлардан 2837 миллион сум салым кергән. Узган елның шушы ук күрсәткеченнән 13,5 процентка азрак. Сырага акцизлардан кергән салым 1186 миллион сумга кимегән. Әйе, салымның азрак керүе уңай күренеш түгел. Ләкин бу очракта кире нәтиҗәгә шатланырга кирәк. Әгәр дә илдә сау-сәламәтләр саны артса, имин тормышта яшәүчеләр дә күбәячәк. Димәк, салымның башка төрләре артачак.
Ел җиңел булмаса да, оешмалар табышына, физик берәмлекләр кеременә салым түләүләре арткан. Бу күрсәткеч, нигездә, халыкның имин тормышта яшәвенә ишарә ясый. Димәк, ил, төбәк җитәкчелеге тарафыннан кризис йогынтысын киметүгә юнәлтелгән чаралар нәтиҗә бирә.
Төбәкнең тупланган бюд-жетының 76,5 проценты, ягъни 75,6 миллиард сумы социаль өлкәгә юнәлтелгән. Бюджетны тулыландыруда салымнарның да әһәмияте зур булуын күздә тотып, һәркем аларны вакытында түләп барсын иде. Беренче августка алынган мәгълүмат буенча, Башкортстан Республикасында салымнар һәм җыемнар буенча бурычлар 14 673 миллион сумга җиткән. Ә бит бу акчалар күпме социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелә алыр иде...