Шушы көннәрдә илнең Икътисади үсеш министрлыгы Хөкүмәт тикшерүенә 2018 елга кадәр ил икътисады үсешенең яңа фаразын кертте. Анда билгеләнүенчә, элекке фараздан аермалы буларак, доллар һәм нефть бәяләренең дөнья базарында тотрыклануы түгел, тәүгесенең ел ахырына 70 сумга җитүе, икенчесенең исә бер барреле 38 долларга кадәр төшүе көтелә.
Илнең эчке тулай продуктында да 0,9 процент үсешкә, уйланылганча, агымдагы елда түгел, 2016 елда гына чыгачакбыз. Моның белән бергә ил халкы керемнәре, сәнәгать җитештерүе һәм ваклап сату үсешенең туктап калуы фаразлана.
Моңа кадәр Икътисади үсеш министрлыгы ел ахырына илдә инфляция дәрәҗәсе 12-12,4 процент булачак, дип фаразласа, әлеге күрсәткеч тә бу санда тукталып калмаска охшаган. Росстат белдерүенчә, 9 сентябрьгә үк илдә бәяләр ел башыннан 10 процентка үскән. Шуннан чыгып, Икътисади үсеш министрлыгы еллык инфляция дәрәҗәсе 15,6 проценттан да ким булмаячак, дип белдерә.
Кыскасы, “2016-18 елларга Русия Федерациясенең социаль-икътисади үсеше фаразының төп параметрлары турында” документ аның 19 августта Хөкүмәткә кертелгән тәүге вариантыннан күпкә күңелсезрәк булып чыкты. Мәгълүм булуынча, тәүге документта 2015-16 елларда дөнья базарында нефть бәясе 50 доллар, 2017 елда — 55, 2018 елда 60 доллар күләмендә булачак, дип фаразланган иде.