Әйткәндәй, “ШОС һәм БРИКС илләренең кече бизнесы” форумының Уфада үтүе очраклы түгел. Уфада саммитларны югары дәрәҗәдә оештыруыбыз да моңа этәргеч булды. Алай гына түгел, төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерү башлангычы Башкортстан белән бәйле. Былтыр Таҗикстанда ШОСның Эшлекле советында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов хезмәттәшлек итүнең яңа форматын беренчеләрдән булып тәкъдим итте.
— “R2R”, ягъни “төбәк белән төбәк” форматына игътибар итәргә тәкъдим итәм, — дигән иде Рөстәм Зәки улы.
— Тормыш безнең алда партнер-дәүләтләрнең төбәк дәрәҗәсендә сәүдә-икътисади бәйләнешләр булдыру, төбәкара кластерлар, күпкырлы мәсьәләләр хәл итү өчен берләшмәләр һәм ассоциацияләр оештыру бурычы куя. Казахстан һәм Беларусь белән бәйләнешләрне ныгытабыз. Кытай Халык Республикасы белән эшләү тәҗрибәбез бар. Идел буе федераль округы төбәкләренең Кытайның Янцзы елгасының Югары, Урта агымы төбәкләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе игътибарга лаек. Яңа форматта бизнеска партнерлар табу уңайлы булачак. Безнең карашка, мондый дәрәҗәдә башка илләр белән хезмәттәшлек итү дә уңай нәтиҗә бирәчәк.
Рөстәм Хәмитов тәкъдиме Уфада үткән саммитларда хуплау һәм яклау тапты. Башкалада үтәчәк форум — моның дәлиле. Аның кысаларында ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләре эшкуарларының күргәзмәләрен оештыру планлаштырыла. Күргәзмәдә IT-технологияләр, сәнәгать, чимал чыгару һәм эшкәртү, экология һәм туризм, медицина һәм фармацевтика, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате, франчайзинг юнәлешләре урын алачак. Башкортстан төбәкләре эшкуарларының һәр юнәлештә дә кунакларга тәкъдим итәрдәй продукциясе, казанышлары бар. Иң мөһиме — мондый формат килешүләр төзү, яңа бәйләнешләргә нигез салу өчен уңайлы.
Форумның икътисади кризис йогынтысын киметәчәгенә дә өмет бар. Форум кысаларында яңа хезмәттәшләр табарга мөмкин. Төбәкара бәйләнешләр урнаштырылса, кайбер продукциянең хакын төшерү генә түгел, сыйфатын яхшыртуга да ирешеп булыр иде. Әйтик, Һиндстанның чәй күпләп җитештерелгән штатлары белән арадашчыларсыз, турыдан-туры бәйләнеш урнаштырырга мөмкин. Кытайның дөге күпләп җитештерелгән провинцияләре дә безнең эшкуарлар белән бәйләнешкә керүдән баш тартмаячак. Шушындый ук юл белән Таҗикстан һәм Үзбәкстан җиләк-җимешләре Көнбатыш Европадан кертелми башлаганнарның бер өлешен алыштыра алыр иде. Башкортстанның кече бизнес вәкилләренең тәкъдим итәрлек продукциясе дә күптөрле. Умартачылыкны гына алып карыйк. 2015 ел башына алынган статистика мәгълүматлары буенча, төбәктә 13 062 тонна бал җитештерелгән, шуның 6462 тоннасы сатуга чыгарылган. Җитештерү җайга салынса да, продукцияне сату катлаулырак. Мөгаен, форумнан соң Башкортстан балына чит илләрдә тагын да ихтыяҗ артыр.
Әйткәндәй, Шанхай хезмәттәшлек оешмасының гомум эчке тулай продукты — 11,6 триллион доллар (гомумдөнья күрсәткеченең 15,4 проценты). БРИКС илләренең шушы ук күрсәткече — 15,8 триллион доллар (14 процент). Югарыда телгә алынган оешмалар төбәкләренең кече бизнес вәкилләре активрак хезмәттәшлек итсә, эчке тулай продуктның тагын да артачагы көн кебек ачык. Мондый хезмәттәшлекнең җанлануы, ил казнасына керем китерүдән тыш, халык тормышында да уңай чагылыш табачак.