Русия Хөкүмәте җитәкчесе катнашкан очрашуда төбәк башлыкларының теге яки бу башлангыч, тәкъдим белән чыгуы халыкны сагаерга мәҗбүр итә. Чөнки илдә мөһим карар кабул иткәндә дә еш кына “түбәндәгеләр”нең фикеренә таяналар. Бу юлы да шулай килеп чыкмасмы? Авыл халкы шуның өчен борчыла. Ә бит илдә барлык сыер малының — 48, сарык-кәҗәләрнең 46 проценты шәхси хуҗалыкларда асрала һәм сыер итенең — 71, бәрәңгенең — 80, яшелчәнең 70 проценты әлеге категориядәге берәмлекләргә туры килә. Әйтергә кирәк, боларның һәммәсе дә — дәүләт тарафыннан төрле дәрәҗәдә ярдәм күрсәтү нәтиҗәсе. Аерым төр салымнардан азат итү, кредитларның процент ставкаларын субсидияләү шәхси ихаталар үсешенә зур этәргеч бирде. Крестьян, дәүләт ярдәменә ышанып, мал, кош-корт санын арттырды.
Ставрополь крае башлыгының тәкъдиме шуннан гыйбарәт: ул, шәхси ихаталар эшчәнлеген билгеләүче бәяләмә юк, дигән фикердә һәм 14 мең сарык, 1,5 мең сыер малы асраучылар шәхси ихата категориясенә керми, шунлыктан салым түләргә тиеш, ди. Димәк, малны күп асраучы кешеләр малтабар статусына ия булырга һәм, законда каралганча, салым түләргә тиеш була. Әмма, нигездә, гаилә ихтыяҗлары өчен генә малны күбрәк асраучы крестьян ихаталарын әмер биреп кенә малтабар категориясенә кертү тормышка ашмас төсле.
Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, мәсәлән, соңгы өч ел дәвамында гына илебездә 93 меңнән күбрәк крестьян-фермер хуҗалыгы шәхси ихата категориясе итеп үзгәртелгән. Анализ күрсәтүенчә, моның төп сәбәбе — күтәрә алмаслык административ каршылыклар, ветеринария, санитария һәм экологик таләпләрнең үтәп чыга алмаслык каты булуы. Әлбәттә, ферманың торактан 500 метр читтә салынырга тиешлеге, җылытылган дезинфекцияләү мәйданы һәм үлгән малны юк итү өчен крематорий таләп ителү фермерга күп чыгым-мәшәкатьләр китерә.
Кызганычка каршы, илнең аерым сәясәтчеләре янә дә казнаны авыл ихаталары, крестьян исәбенә тулыландыруга исәп тотмый микән, дигән сорау да туа. Ә, бәлки, тарихи хаталардан да сабак алырга өйрәнергә кирәктер?
Узган гасырның туксанынчы еллары башында да Көнбатыш базарына карап атлаучы әфәнделәрнең, Русиядә аграр тармакны үстерүнең файдасы юк, финанс ресурсларын чит илдән туклану продуктлары алуга күбрәк тотынырга кирәк, дигән фикерләре дә хөкем сөрде. Сталин вафат булганнан соң, Маленков чорында авыл хуҗалыгы салымы ике тапкыр киметелде һәм дәүләт тарафыннан сатып алу бәяләре күтәрелде. Чөнки авылда тормыш дәрәҗәсе түбәнәю сәбәпле, крестьяннар күпләп шәһәргә кача башлаган иде. Йорт яны участокларын зурайтырга рөхсәт бирелде. Хрущев та авыл ихатасына салымны киметеп, аларның Хөкүмәткә мәҗбүри азык-төлек тапшыру тәртибен юкка чыгарды. Шул рәвешле, моңа кадәр ихата коймасыннан башлары күренмәгән крестьяннарга базарларга юл ачылды, кулланучылар кооперациясе эшчәнлеге үсте.
Кызганычка каршы, 1956 елда Хрущев колхоз җирләре исәбенә крестьян ихаталары санын арттыруны туктаттырды. Авылда мал саны чикләнде. Бераздан авыл ихаталарындагы малларга дәүләт карамагындагы һәм кооператив кибетләрдән мал азыгы сату тыелды. 1958 елда колхозлар эреләтелде, халыктагы техниканы мәҗбүри рәвештә күмәк хуҗалыкларга сатарга мәҗбүр иттеләр. Аннары билгеле хәл-вакыйгалар башланды...
Менә шушы хәлләр кабатланудан курка халык, дип уйлыйм. “Бер ярдан икенче ярга бәргәләнү” бер дә крестьян файдасына түгел. 2006 елда “Агросәнәгать комплексын үстерү” гомумдәүләт проекты кысаларында Хөкүмәт шәхси хуҗалыкларны үстерүгә миллиардларча сум акча сарыф итте. Ташлама кредитлар ярдәмендә аграр җитештерү артты, авылларда байтак социаль мәсьәләләр хәл ителде. Ә хәзер сүз шәхси ихаталарда мал санын киметү турында бара. Билгеле, мәҗбүр итү юлы белән түгел, ә малны күпләп асраучыларны малтабар категориясенә кертеп!
— Ил Хөкүмәтенең башта күмәк хуҗалыкларны тарату, аннары шәхси ихаталар мөмкинлеген чикләүгә юнәлтелгән сәясәте зур борчылу тудыра, — дип фикере белән уртаклашты республикада билгеле аграр галим, профессор Рәдил Мөхәммәтдинов. — Күпчелек авыл бүген нәкъ көчле шәхси ихаталар исәбенә яши. Бүген Хөкүмәт малны чикләү турында түгел, ә крестьян ихаталарында җитештерүне арттыру турында уйланырга тиеш. Малы ишле булган ихатаның, аграр предприятиенең тамыры ныклы, нигезе көчле була.
Кырык елдан артык гомерен төрле җитәкче вазыйфаларда республиканың авыл хуҗалыгы тармагын күтәрүгә багышлаган аксакал фикере белән килешми мөмкин түгел. Соңгы авыл хуҗалыгы милкен исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, илдә 2 миллионнан артык шәхси ихата исәпләнә. Алар карамагындагы җирләр 0,5 миллион гектардан артмый. Андагы гаиләләрдә яшәүчеләр саны 6 миллион тирәсе. Илдәге авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең 23 процентын файдаланып, крестьян хуҗалыклары гомум исәптәге сыер малының 45 процентына ия. Галимнәр бер баш савым сыерын асрау өчен — 2, бозавы булганда — 3 гектар җир мәйданы кирәк, ди. Халыкта мал саны кимү көтүлекләрнең, печәнлек-болынлыклар мәйданы азаюга да китерәчәк.
Аннары авылда мал санының “указ”сыз да елдан-ел кимүенә кем чик куяр? Игътибар итик: 1990 елдан башлап шушы елның беренче кварталына кадәр Русиядә эре сыер малы 57 миллионнан 19,5 миллионга калган. Югалту өч тапкырга якын (!) тәшкил итә. Үткән елның гыйнварыннан илдәге азык-төлек инфляциясе 28,7 процентка җиткән. Үзәк матбугат, статистикага нигезләнеп, шундый мәгълүмат бирә. Ихтимал, мондый шартларда аграр предприятиеләр белән берлектә шәхси ихаталарга салым күләмен арттыру турында түгел, ә авылда җитештерүне дәртләндерү, сатып алу хакларын күтәрү турында уйларга кирәктер.
— Республиканың аграр тармагы, гомумән, авыл тормышы үзенчәлекле. Халкыбыз гомер бакый шәхси ихата исәбенә дөнья көткән, сәүдә итеп яшәгән. Шуңа күрә мин мал санын киметергә кирәк дигән тәкъдимнәргә аптырап куям. Мал асраучы авыл кешеләренә рәхмәт әйтергә кирәк! Алар бит гаиләсен генә түгел, илне туендыра. Илнең азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итеп, крестьян дәүләтебезне көчле, куәтле итә, — диде күптән түгел журналистлар белән очрашуда “Башкортостанстат” җитәкчесе Әкрам Ганиев.
Дмитрий Медведев Ставрополь крае губернаторы тәкъдименә бәйле профиль министрлыкларга әлеге проблеманы өйрәнергә әмер бирде. Әйтергә кирәк, Башкортстанда бу мәсьәлә артык куертылмады кебек. Бәлки, моны республика җитәкчелегенең авыл ихаталарын үстерү юнәлешендәге сәясәтенең үзгәрмәячәге, җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелү туктатылмаячагы дип тә кабул итәргә кирәктер. Күптән түгел Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, үз фикерен белдереп, болай диде:
— Дәүләт тарафыннан тәгаен компенсация формасын билгеләми торып, шәхси ихаталарга салым күләмен арттыру мәсьәләсен карарга ярамый. Бу авыл өчен зур авырлык һәм халыкта ризасызлык тудырачак. Импортны киметүгә юнәлеш алганбыз икән, үзебездә җитештерелгәнгә ихтыяҗ артуын да онытырга ярамый. Авылда җитештерелгән продукция экологик яктан чиста һәм халык аңа өстенлек бирә. Ничек кенә булмасын, шәхси хуҗалыкларда мал санын киметү мәсьәләләре буенча карар ил төбәкләре фикерен исәпкә алып кабул ителергә тиеш...