Бурычлар киеренке. Әмма аны тормышка ашыру өчен төзелеш комплексының куәтләре җитәрлекме? Икътисади кризис шартларында торакка ихтыяҗ кимү һәм соңгы айларда халыкның кереме түбәнәю максатлы программаны тормышка ашыруга аяк чалмасмы? Әлегә кадәр дәүләт дәрәҗәсендә рәсми рәвештә күтәрелмәгән тагын бер проблема бар — тармакта квалификацияле белгечләр, төзүчеләр җитешми.
Башкортстан төзүчеләренең фәнни-техник җәмгыяте президиумы күптән түгел аграр университет базасында әлеге проблемаларны хәл итү юллары белән бәйле киңәшмә үткәрде. Җитди тәкъдим-фикерләр яңгырады. Аларның кәгазьдә генә калмаячагына ышанырга буламы?
Дөнья, ил күләмендәге икътисади кризис төзелеш тармагында да чагылыш таба. Русиянең Төзелеш министрлыгы фаразлары буенча, быел илдә торак төзелеше күләме узган елдагыдан 10-15 процентка кимүе ихтимал. Аерым компанияләр хәзердән үк җитди генә проектларны вакытлыча “туңдырырга” әзерләнүен белдерә. Кайбер төзелеш мәйданнарында йортларның планлаштырылган тапшыру вакыты кичектерелүе яңалык түгел. Әлегә борчылырга сәбәп юк та кебек. Башкортстан торак төзелеше күләме буенча федераль округта беренче урында. Узган сигез айда республикада 1,6 миллион квадрат метрдан күбрәк, ягъни, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 104,7 процент күләмендә торак файдалануга тапшырылган.
Шул ук вакытта.
Башкортстанның Икътисади үсеш министрлыгы фаразларына ярашлы, 2015-17 елларда хезмәт базарында төзелеш белгечлекләре буенча эшче кадрларга ихтыяҗ елына 6500 кеше тәшкил итәчәк. Ә инде республика Мәгариф министрлыгы приказы буенча 2015 һәм 2015-16 уку елларында төзүче һөнәре һәм урта һөнәри белгечлекләр буенча укырга өч мең кеше кабул ителергә тиеш. Аның да 1300е — эретеп ябыштыручылар. Бу нәрсәне аңлата: белгечләр әзерләүдә бердәм дәүләт программасының булмавынмы, әллә училище һәм һөнәри лицейларның моңа әзер түгеллегенме?