Рәсми мәгълүматларга караганда, 2014 елда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр күргән зыян күләме, 1,5 тапкыр артып, 1,5 миллиард сумга җитте. Субсидияләрне исәпкә алмаганда, рентабельлелек дәрәҗәсе 40 процентка кимегән. Билгеле, республиканың аграр сәнәгатен үстерүгә юнәлтелгән дәүләт ярдәме әлегә кадәр тоташ тармактагы тотрыклылыкны сакларга ярдәм итсә дә, техника паркын яңартуда билгеләнгән максатка ирешелмәде. Хөкүмәт акча бүлүгә карамастан, дәүләт программаларында билгеләнгән күләмдә техника сатып алынмаган.
Узган елда, мәсәлән, республикада телгә алынган аграр документтагы күрсәткеч яңа трактор сатып алу буенча — 60, мал азыгы хәзерләү комбайннары буенча 30 процентка гына үтәлгән. Нәтиҗәдә, республикада бер тракторга исәпләгәндә эшкәртелүче сөренте җир мәйданы өч процентка артып, 219 гектарга җиткән. Ә ашлык комбайннарына уртача 470 гектарда эш башкарырга туры килә. Русия буенча бу күрсәткеч 370 гектардан артмый. Рәсми чыганакларга таянып, алга киткән илләр белән дә чагыштырып карыйк. АКШта, мәсәлән, һәр тракторга — 28, комбайнга уртача 82 гектар туры килә. Франциядә бу күрсәткеч шул тәртиптә — 12 һәм 63, Германиядә 8 һәм 67 гектар тәшкил итә. Шунысы да бар: техника белән яхшы тәэмин ителү табигый климатик шартларга түгел, ә ил икътисадына һәм аларның аграрийларга карашына бәйле.
— Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Республика көне уңаеннан тантаналы җыелыштагы чыгышында агросәнәгать тармагын үстерүдә стратегик план булдыру зарурлыгын билгеләде. Аның прогрессив технологияләргә, эре агрохолдинглар булдыруга нигезләнергә тиешлеген ассызыклады. Максатка ирешүдә аграр тармакны үстерү буенча кабул ителгән программа һәм аның кысаларында билгеләнгән авыл хуҗалыгын модернизацияләү буенча эш мөһим роль уйнарга тиеш. Кызганычка каршы, әлегә республикада бу юнәлештәге эшне канәгатьлә-нерлек дип булмый, — диде утырышта Контроль-исәп палатасы рәисе Салават Харасов.
2013-14 елларда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә алар сатып алган техника бәясен компенсацияләү өчен республика казнасыннан 1,6 миллиард сум акча бүленгән. 2014 елда аграр предприятиеләрнең уртача һәр 100 гектарга техник тәэмин ителеше, максатлы программада 220 ат көче каралса да, гамәлдә 178 ат көченнән артмаган.
— Аерым районнарда авыл хуҗалыгын модернизацияләү дәрәҗәсе ифрат түбән булып кала, — диде үзенең чыгышында аудитор Фирузә Галиева. — Соңгы 4 елда, мәсәлән, 13 районда яңа техника сатып алу күләме унга да тулмый. Ә сигезендә — Архангель, Аскын, Балтач, Белорет, Благовещен, Борай, Тәтешле һәм Уфа районнарында дүрт елда сатып алынган тракторлар саны егермегә дә җитми. Мондый караш хуҗалыкларның финанс хәле начар булу белән генә аңла-тыла микән соң?
Әлбәттә, авыл хуҗалыгын техник яктан яңарту дәрәҗәсе канәгатьләнерлек түгел. Контроль исәп-палатасының мондый нәтиҗәсе белән бәхәсләшергә урын юк. Соңгы елларга кадәр республика хуҗалыкларының техник мөмкинлекләрен үстерүдә дәүләт ярдәме тоемлы булды. Быелгысын исәпләмәгәндә, табигый шартлар да авылда җәйге һәм көзге эшләрне кабаланмыйча оештырырга булышлык итте. Аннары, әлегә кадәр республика МТСлары да авылга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша иде. Ләкин соңгы елларда МТСларның үзләренең хәле мөшкелләнүе сизелә.
Саннар телендә Республикадагы барлык ашлык һәм кузаклы культураларны җыеп алуда МТСлар өлеше кимү дәвам итә. 2013 елда күрсәткеч 34 процент тәшкил итсә, узган ел 23 проценттан артмады. МТСлар карамагындагы ашлык комбайннарының — 51, тракторларның 34 проценты ун елдан да күбрәк файдаланыла. Соңгы ике елда техника паркы бөтенләй яңартылмаган.
Гомумән, Контроль-исәп палатасы аудиторлары ачыклаган МТСлар эшчәнлегендә дәүләт акчасын нәтиҗәле тотынмау һәм техниканы дөрес файдаланмау очраклары хокук саклау органнарына да “эш өстәргә” мөмкин. Һәрхәлдә, милек, җир мәсьәләләре, бурычларны кайтара алмау белән бәйле проблемалар аз түгел.
— Аудиторлар дәүләт милкен файдалануда МТСлар тарафыннан гомум суммасы 1 миллиард сумнан арткан төрле закон бозу очракларын ачыклады, — диде аудитор үзенең чыгышында. — “Үзәк” МТС дәүләт унитар предприятиесе, мәсәлән, 636 бинада хуҗалык итүгә хокук бирүче дәүләт теркәве үткәрмәгән, 116 объект максатлы файдаланылмый яисә җимерек, ташландык хәлдә. Милекче белән килешенмичә, 2 мең квадрат метр күләмендәге мәйдан башка оешмаларга арендага тапшырылган. “Җиргән” МТСының 2012 елда ук “Гале” җәмгыятенә ремонтка тапшырылган 14 берәмлек техникасы кайтарылмаган һәм сүтелгән килеш шунда ята. “Урал аръягы-Агро” МТСының да өч берәмлек ашлык комбайны шул ук ремонтчылар карамагында хәрәкәтсез “чират көтә”.
Җитешсезлекләрне санауны дәвам итәргә дә булыр иде. Әмма проблема анда түгел. Тармак министрлыгы республика хуҗалыкларындагы хәл белән яхшы таныш. Һәрхәлдә, Контроль-исәп палатасы утырышында катнашучы министр урынбасары Заһит Нуриев “имтихан”ны уңышлы тотты. Ә менә “Җиргән” һәм “Үзәк” МТСларыннан җибәрелгән вәкилләр анда сорауларга җавап бирә алмады. Ни гаҗәп, аларның берсе дә җитәкче вазыйфасында түгел. Җавап бирә алмауларының сәбәбен биредә күптән түгел эшли башлаулары һәм шунлыктан тулы мәгълүматка ия булмаулары белән аңлаттылар. Җавап тотарга тиешле җитәкчеләр ни сәбәпле утырышка килмәгән? Болганчык су тонгач, алар күренерләр дә соң, әмма соң булмасмы?