+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 октябрь 2015, 22:47

“Газпром” Башкортстан продукциясен сайлый

Кичә республика машиналар төзү предприятиеләренең эре холдинглар белән импортны алыштыруга бәйле эшләренә йомгак ясауга багышланган киңәшмә узды. Аны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов алып барды.

Былтыр сентябрьдә Сочида үткән Халыкара инвестиция форумы барышында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән “Газпром” җитәкчесе Алексей Миллер тарафыннан “Башкортстан Республикасы оешмаларының югары технологияле, шул исәптән “Газпром” акционерлар җәмгыяте мәнфәгатендә импортны алыштыручы продукциясен куллануны киңәйтү” юл картасы расланган иде. Төбәк предприятиеләре продукциясен таныту максатында декабрьдә “Башкортстан “Газпром” өчен” күргәзмәсе оештырылды һәм соңгысының берничә департаменты башлыклары катнашлыгында киңәшмә, аннары республиканың машиналар төзү предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашулар узды, чаралар планы расланды.

“Газпром” җәмгыяте республика Хөкүмәтенә ил җитештерүчеләре үзләштерсен өчен тәкъдим иткән Чит ил продукцияләре исемлеген, шулай ук компаниянең 2020 елга кадәр инновацион үсеш программасын җибәрде.
Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы, “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте белән берлектә, “Газпром” ихтыяҗы өчен тәкъдимнәрне (җиһазлар, хезмәтләр) сайлап алу буенча җитди эш башкарган. Республиканың сәнәгать, фәнни-техник продукцияләр, эшләр һәм хезмәтләр буенча 900 тәкъдименнән газ өлкәсендә файдалану мөмкинлеге булган 60 предприятие исемлеге төзелгән һәм “Газпром”га җибәрелгән.
Читайте нас: