Конгресс-холлда үткән пленар өлештә мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Заман технологияләре төрле кыйтгаларда яшәүчеләргә дә күзгә-күз карашып аралашу, фикер алышу мөмкинлеге бирә. Әмма күрешеп очрашуга җитми. Шушы уңайдан Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның форумны ел саен оештырырга тәкъдим итүе игътибарга лаек. Димәк, бер елдан эшкуарлар дистанцион бәйләнештән янә җанлы аралашуга күчә, яңа килешү-ләргә ирешә алачак. Чараның югары дәрәҗәдә үтүе, катнашучыларның канәгать калуы икенче форумның да бездә үтәчәгенә ишарә ясый.
Кече һәм урта бизнесны үстерү буенча федераль корпорация генеральный директоры Александр Браверманга аеруча зур өметләр багланды. Икътисади кризис шартларында кече һәм урта бизнеска көн күрү авырлашкан шартларда эшкуарлар өметле яңалыклар көтте. Сер түгел, бүген кече бизнес вәкилләре банклардан кредитны югары процентка ала. Киләчәктә эшкуарларга матди гарантия һәм ташламалы кредит тәкъдим ителәчәге шатлыклы яңалык. Якын киләчәктә кече бизнесның дәүләт сатып алуларында катнаша алачагы да куанычлы. Дәүләт сатып алулары — системалы рәвештә акча эшләүнең иң гади юлы. Төбәкләрнең рәсми сайтында маркетинг картасы урнаштырылачак. Нәтиҗәдә, һәр төбәктә үз эшеңне башлау өчен иң отышлы һәм көндәшлек зур тармаклар да күрсәтеләчәк. Бер генә мисал. Әйтик, бүген Уфада банклар, даруханәләр адым саен. Аның каравы, арзан хакка тамак ялгап чыгу урыннарын көндез шәм яндырып эзләргә кирәк. Күпкатлы машина кую урыннары да бармак белән генә санарлык.
Киләчәккә бизнеска милек ярдәме күрсәтеләчәге дә уңай күренеш. Моның асылына төшенү өчен безгә аңлашылган һәм еш очраган мисалга мөрәҗәгать итү дә җитә. Вакытында фермерлар, бизнесменнар кулына тапшырылмаган фермалар, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге биналар бүген аяныч хәлдә. Ә бит эшкуар анда агач эшкәртү цехы ача алыр иде. Урындагы җитәкчеләр белән уртак тел таба алган уңганнар, терлекчелек фермаларын үз канаты астына алып, бүген дә мал үрчетә. Эшкуарлар җир мәйданнарыннан да файдалана ала. Корпорация тәкъдимнәренең 2016 ел ахырына гамәлгә ашуы көтелә.
Форум кысасында бик күп темаларга “түгәрәк өстәл”ләр, законнарга үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр яңгы-рады. Шул ук вакытта, Башкортстан икътисады өчен мөһим вакыйгалар да булды. Башкортстан Республикасын үстерү корпорациясе генеральный директоры Артем Кирәев белән “Ляонин WOLF Нефтемаш” (Кытай) компаниясе генеральный директоры Яо Гуанвэнь хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Стәрлетамак районында индустриаль паркны үстерү буенча проект уртак көч белән гамәлгә ашырылачак. Индустриаль парк төбәк сәнәгатенә яңа сулыш өрүдән тыш, Башкортстанның яшь галимнәренә эшләнмәләрен гамәлдә сынап карау мөмкинлеге бирәчәк. КПМГ Урал төбәк үзәге белән Башкортстан Инвестицияләр җәлеп итү буенча агентлыгы да киләчәктә тыгызрак хезмәттәшлек итәчәк. Бүгенге хәл-шартларда төбәккә инвестицияләр җәлеп итү аеруча мөһим. Бу уңайдан килешүгә зур өметләр баглана.
Моңа кадәр илнең кече бизнес вәкилләренең чит илләрдәге эшкуарлар белән күзгә-күз карашып фикер алышуы гамәлгә ашмаслык хыял иде. Уфада югары дәрәҗәдә үткән форум бу максатка ирешеп булуын һәм мондый хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген ачык күрсәтте.