- Әкрам Мөхәммәтович, мәгълүм булуынча, 2011 елда кече бизнес эшчәнлегенә гомум күзәтчелек үткән иде. Бу җаваплы һәм күләмле эшне янә оештыруның сәбәбе нидә?
– “Русия Федерациясендә кече һәм урта бизнес үсеше турында” 209 санлы Федераль законга ярашлы, кече һәм урта бизнеска гомум күзәтчелек биш елга бер тапкыр оештырыла. 2011 елда күзәтчелек 2010 ел йомгаклары буенча үткән иде. Әйтергә кирәк, мондый эш Русия тарихында беренче тапкыр башкарылды. Шул чордан соң бик күп үзгәрешләр булды, мәгълүматлар искерде. Малтабарлар да урынында таптанып тормый. Яңа предприятиеләр оештырыла, кайберләре тарала, кече предприятиеләр үсешә. Быел хуҗалык итүче субъектларны кече бизнес категориясенә кертеп карау критерийлары үзгәрү дә алда торучы кампаниянең мөһимлеген дәлилли.
– Гомум күзәтчелекнең төп максаты нидә?
– Төп максат – кече һәм урта бизнесның бүгенге хәле турында анык, тулы мәгълүмат алу һәм аны иътисадның өстенлекле секторы буларак үстерү мөмкинлекләрен билгеләү. Килешергә кирәк, төгәл статистика мәгълүматларын исәпләп чыгармыйча, төбәк бизнесының гамәлдәге хәлен белмичә, аңа ярдәм буенча дөрес карарлар кабул итеп булмый. Гомум күзәтчелек нәтиҗәләренә нигезләнеп кенә илдә кече һәм урта бизнеска ярдәм программаларын планлаштырырга һәм нәтиҗәле гамәлгә ашырырга мөмкин.
– Башкортстан гомум күзәтчелеккә ничек әзерләнә?
– Алда торучы күзәтчелектә 130 меңнән артык респондент, шул исәптән 87 меңнән артык шәхси эшкуар, турында мәгълүмат җыелачак. Шуларның 60 меңнән артыгы Уфада теркәлгән. Мондый күләмле кампания тирән уйлап, әзерлек эшләрен төгәл оештыруны таләп итә. Әлеге вакытта кече бизнес күпләп тупланган бизнес-үзәкләрдә, сәүдә-сервис комплексларында, базарларда йөрибез. Максатыбыз – респондентларның чынбарлыктагы адресын, алар белән бәйләнешкә керү мәгълүматларын ачыклау. Шулай ук, отчет бирү өчен бланклар да тапшырабыз. Чираттагы этапта исә безнең теркәүчеләр таба алмаган эшкуарларга юридик адреслары буенча “Русия почтасы” аша статистика инструментарийлары җибәреләчәк. Электрон почтасы булганнар бу мәгълүматны Интернет челтәре аша алачак. Алган бланкларны респондентлар тутырып, 2016 елның беренче апреленә кадәр үзләре яшәгән район яки шәһәрнең статистика бүлекләренә җибәрергә тиеш. Бу максатка һәркем үзе өчен уңайлы юл белән ирешә. Мәгълүматны Интернет аша да җибәрергә мөмкин.
– Гомум күзәтчелеккә кече бизнесның мөнәсәбәте нинди?
– Нигездә, яхшы мөнәсәбәттә. Тикшерү фискаль максатлар белән оештырылмый. Тагын бер тапкыр кабатлыйм; төп максатыбыз – республикада кече бизнесның гомум хәлен чагылдыручы мәгълүмат туплау. “Башкортостанстат” гомум күзәтчелекнең барлык этапларында да тупланган мәгълүматның сер итеп сакланачагына ышаныч белдерә. Бернинди шартларда да мәгълүмат салым органнарына, прокуратурага тапшырылмаячак. Закон моңа каршы килә. Бу хакта яхшы белүчеләр гомум күзәтчелеккә адекват карый. Әлбәттә, хезмәттәшлек итәргә теләмәүче предприятиеләр дә очрый. Аларга штраф санкцияләре турында исләренә төшерәбез.
– Сез штрафлар да билгели аласызмы?
– Хисап бирмәүчеләргә һәм дөрес мәгълүмат китермәүчеләргә Русия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексына ярашлы штраф салына.
– Әкрам Мөхәммәтович, исәп-хисап һәм статистика белән таныш булмаган эшкуарларга бланк тутыру авыр булмасмы?
– Һәр эшкуар күпмедер дәрәҗәдә исәп-хисап белән бәйле. Чөнки барысы да эшенең нәтиҗәлелеген исәпли, керемен ачыклый. Декларация дә эшкуарлар кулы аша үтә. Бланклар, нигездә, гади сораулардан тора. Бизнес субъектының төгәл адресын (урнашкан урынын), аның икътисади һәм җитештерү эшчәнлеге күләмен (керемнәр, чыгымнар) язарга кирәк. Төп чараларның бәясе һәм составы, күләме һәм төп капиталга юнәлтелгән инвестицияләр, хезмәт салучылар саны һәм аларга билгеләнгән эш хакы күләме дә мөһим мәгълүматлар. Икътисади үсеш министрлыгы тәкъдиме белән дәүләт ярдәме турындагы сораулар аерым төзелде. Әйтик, эшкуар дәүләт ярдәме турында беләме? Кайчан һәм нинди рәвештә ярдәм алган? 2010 елгысы белән чагыштырганда, алда торучы күзәтчелек программасы камилләштерелде.
– Гомум күзәтчелек нәтиҗәләре кайчан билгеле булачак? Нәтиҗәләр ил буенча гомумиләштереләчәкме, әллә төбәкләрдәге мәгълүматлар белән аерым танышып булачакмы?
– Мәгълүматлар белән “Росстат” һәм “Башкортстанстат” сайтларында һәркем таныша алачак. Нәтиҗәләр ясау һәм аларны бастыру ике этапта үтәчәк. Беренче, башлангыч нәтиҗәләр 2016 елның декабрендә әзер булачак. Нәтиҗәләр Русия һәм аның төбәкләре буенча ясалачак. Тулы нәтиҗәләр 2017 елның июненә әзер булыр дип көтелә. Ил төбәкләре, урыннардагы район һәм шәһәрләр буенча да нәтиҗәләр белән танышырга мөмкин булачак.
– Эчтәлекле әңгәмә өчен зур рәхмәт! “Башкортостанстат”ның бердәм коллективына якынлашып килүче Яңа елда уңышлар, алда торучы мөһим эшне нәтиҗәле башкарып чыгуын телибез!