+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
31 декабрь 2015, 14:35

Сарык – сыйлады, Маймыл сыйпармы?

Узып баручы ел Башкортстан икътисады өчен шактый уңышлы булды.Мәгълүм булуынча, сарык ул көтү белән йөрүче, авырлыкларга түзүче хайван. Аны асраучы йонга, тирегә, иткә кытлык кичерми. Бер сүз белән әйтсәк, хуҗаның өсте – бөтен, тамагы тук була. Үтеп баручы елда төбәк икътисадындагы вакыйгалар да сарыкның холык-фигыленә, хуҗасына китергән файдасына охшаш. Аларның кайберләрен искә төшереп үтик.

Сүзне җәйге айларда Уфада үткән ШОС һәм БРИКС саммитларыннан башлау урынлы булыр. Башкалабызга Евразия, Көньяк Америка, Африка континентларыннан 15 дәүләт җитәкчесе килде. Чара Башкортстан икътсадына да файда китерде. Кытай инвесторлары белән авыл хуҗалыгы, предприятиеләр төзү юнәлеш­ләрендәге проектларны гамәл­гә ашыру күздә тотыла. Шулай ук, икенчел чималдан металл җитештерү заводы төзү планлаштырыла. Аның куәте — елына 300-400 тонна булачак. Мондый мисалларны арытаба да дәвам итәргә мөмкин. Саммитларга әзерлек кысаларында Уфада кунакханәләр төзел­де. Килешергә кирәк, яңа объектлар чарадан соң да халыкка, төбәк икътисадына хезмәт итә. Хәзер без бик күп халыкара чараларны оештыруга дәгъва итә алабыз. Кунаклар күбрәк килә икән, димәк, бюджет кереме арта. Бюджет хәлле булса, халыкны кайгырту, социаль программаларны гамәлгә ашыру өчен дә шартлар яхшыра. Тагын шуны ассызыклап үтәргә кирәк, саммитлар Уфаны, Башкортстанны дөньяга танытты. Хәзер безне һәр континентта белә­ләр. Димәк, киләсе елда тө­бәккә туристлар агымының артачагы, бездә эшен ачарга теләүче инвесторлар күбәя­чәге көн кебек ачык.

Юлларның, күперләрнең төзеклеге, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелү бюджет мөмкинлегенә бәйле. Шуңа күрә, быел “Башнефть” компаниясе акцияләренең 25 процентының Башкортстан милкенә кайтарылуы игътибарга лаек. “Башнефть”нең 38 миллион 128,551 мең гади һәм 6 миллион 280,076 мең өстенлекле акциясе (устав капиталның 25 проценты) Башкортстан милкенә кайтарылган. Башкортстан, акционер буларак, 2014 ел өчен 5 миллиард сум дивидендлар алачак. Акча төбәк икътисадын үстерүгә, көнүзәк социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәл­теләчәк.

Саммитларда нигез салынган башлангычларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән чаралар да игътибарга лаек. 21-23 октябрьдә Уфада “ШОС һәм БРИКС илләре төбәк­ләренең кече бизнесы” форумы үтте. Чарада Русия төбәкләреннән, чит илләрдән 1500дән артык бизнес вәкиле, кунаклар катнашты. Телгә алырлык тәгаен нәтиҗәләр бар. Әйтик, Башкортстан Республикасын үстерү корпорациясе генеральный директоры Артем Кирәев белән “Ляонин WOLF Нефтемаш” (Кытай) компаниясе генеральный директоры Яо Гуанвэнь хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Стәрлетамак районында индустриаль паркны үстерү буенча проект уртак көч белән гамәлгә ашырылачак. Индустриаль парк төбәк сәнәгатенә яңа сулыш өрүдән тыш, Баш­кортстанның яшь галим­нәренә эшләнмәләрен гамәлдә сынап карау мөмкинлеге бирәчәк.

Башкортстан беренче­ләр­дән булып Кытай провин­цияләре белән элемтәләрне ныгытуга ышанычлы адымнар ясады. Уфада Кытайның Цзянси провинциясенең Икътисад һәм мәдәният көннәре үтте. Күп тә үтмәде, Башкортстанга шушы провинциядән делегация килде. Делегацияне Кытай Коммунистик партиясенең төбәк комитеты секретаре һәм Гомумкытай халык вәкилләре җыелышының провин­циядәге даими комитеты рәисе Ли Си җитәкләве үзе үк күп нәрсә турында сөйли.

Сер түгел, икътисад өчен энергияне сакчыл тотыну, арзан энергияне файдалану зарур. Шушы уңайдан 27-30 октябрьдә Уфада ВДНХ-ЭКСПО күргәзмәләр комплексында үткән XV Русия энергетика форумын сызык өстенә алу мөһим. Чарада илнең 18 төбә­геннән 120 компания катнашты. Республика пред­прия­тиеләре, эшлекле бәйләнеш­ләр урнаштырудан тыш, үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәгълүм булуынча, бездә “яшел стандартлар” буенча поселок төзелә. Андагы йортлар, энергияне аз сарыф итүдән тыш, кеше организмына бары тик файда гына китерә. Хәйбулла районында Бүребай кояш электр станциясе эшли. Беренче чиратның куәте 10 мегаватт тәшкил итә. Энергияне 88 мең кояш модуле эшләп чыгара. Төзелешкә 1 миллиард сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән. Икенче чират сафка кертелгәч, объектның куәте 20 мегаваттка җитәчәк.

Мәгълүм булуынча, Башкортстан илебезнең нефть-химия сәнәгате югары дәрәҗәдә үсешкән төбәкләренең берсе санала. Статистика мәгълү­мат­лары күрсәтүен­чә, нефть һәм газ сәнәгате төбәк икътисады үсешендә мөһим әһә­мияткә ия. Төбәк бюдже­тының 36 процентын тармак пред­прия­тиеләре формалаштыра. 2015 елның гыйнвар-июлендә төбәк казнасына акцизлардан гына 24 550 миллион сум акча кергән. Шуның 18 836 миллион сумы, ягъни 76,7 проценты, нефть продуктлары өлешенә туры килә. Быел нефтькә хаклар кискен төште. Шуңа карамастан, тармакны үстерү, алга бару мөһим. Бу уңайдан Уфада “Нефть-химия территориаль кластеры – үсеш стратегиясе” беренче республика форумы үтү уңай күренеш. Аның кысаларында Башкортстанда нефть-газ тармагы өчен машина төзү һәм төзелеш-монтаж кластерларын оештыру турында килешүләргә кул куелды.

Быел Башкортстанга кунаклар, инвесторлар күмәк килде. Эшлекле килешүләрнең, нигез салынган башлан­гычларның нәтиҗәләре дә озак көттермәс. Ә Маймыл елы икътисад өчен нинди булыр? Гадәттә, бу хайван авыр хәлдән чыгу юлын уйлап таба белә. Каршылыклар алдында баш ими. Без дз һәртөрле катлаулы хәлләрдән чыгу юлын табып, яңа үрләргә омтылырбыз.
Читайте нас: