Әйе, беренче карашка, микрофинанслау оешмасындагы шартлар банкларныкыннан яхшырак тоелырга мөмкин. Өстәл артында елмаеп утыручы чибәр кызлар “айт” дигәнгә “тайт” дип тора. Бушлай каһвә тәкъдим ителә... Кредит алу өчен нибары анкета тутырып, паспорт мәгълүматларын хәбәр итү дә җитә. Рекламадагыча, биш минутта теләгән акчаңны алып чыгып та китәсең.
Беренче карашка, барысы да ал да гөл кебек. Әмма, документларга ашык-пошык кул куючылар үзләренең нинди тозакка эләккәнлеген бик соң гына аңлый. Гадәттә, микрофинанслау оешмалары 15-30 көнгә 20-25 мең сум бирә. Бу юкка түгел. Вак кредитлар эш хакы алганчы бирелә. Күпчелек оешмаларда процент ставкасы тәүлегенә 0,25-3 процент тәшкил итә. Икътисади кризис чорында эш хаклары тоткарланган очраклар да булгалый. Мондый вакытта күп кенә гаиләләрне микрофинанслау оешмалары коткара, дисәк, зур ялгышлык булачак. Бу очракта “коткара” сүзен “батыра” сүзенә алыштыру урынлы. Эш шунда ки, хезмәт хакын вакытында ала алмаучылар хәлдән чыгу өчен икенче шундый ук оешмага бара. Шуннан өченчегә, дүртенчегә, бишенчегә... Муеннан бурычка чумучылар ахыр чиктә түләү сәләтен югалта. Банклар белән мондый хәлдә ничек тә килешергә, хәтта “кредит каникуллары”н сорап алырга да мөмкин. Ә менә микрофинанслау оешмалары белән уртак тел табу авыр. Алар, гадәттә, шунда ук судка мөрәҗәгать итә һәм җиңеп чыга. Нәтиҗәдә, бурычын вакытында түләмәүченең милке артыннан суд приставлары килеп тә җитә...
Ил икътисадының катлаулы хәленнән микрофинанслау оешмалары ярыйсы гына файдаланды. Киләчәктә законга үзгәрешләр кертеп, аларның эшчәнлеген чикләү, җитди контрольгә алу күздә тотыла. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев әйтеп үткәнчә, республика парламентарийлары “Микрофинанслау эшчәнлеге һәм микрофинанслау оешмалары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыгарга исәп тота. Үзгәрешләр кертелгәч, микрозайм буенча процент ставкаларының никадәр булачагы ачык күрсәтеләчәк. Мондый оешмаларны лицензияләү шартларын катгыйлату тәкъдим ителә. Бурычын түләмәүчеләр белән шөгыльләнүче хезмәтләр дә игътибардан читтә калмаячак.
Федераль законга тәкъдим ителәсе үзгәрешләр гражданнар хокукларын яклау максаты белән оештырыла. Бу максатка ирешкәнче азмы-күпме вакыт үтәр. Гаделлек тантана итәчәгенә өмет итсәк тә, уяу булырга кирәк. Тозактагы сыр кисәгенә кызыкмасак, безне күңелсез хәлләр урап узар.