+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
21 гыйнвар 2016, 02:00

Акча бар, анык аграр сәясәт кирәк!

Хәлле крестьян ихаталары фермер хуҗалыкларына әверелә алырмы?Хөкүмәт авыл хуҗалыгын, аграр җитештерүне үстерү өчен миллиардларча сум акча бүлә. Әмма бу ни дәрәҗәдә нәтиҗәле? Әйткәндәй, Русиянеңг Исәп палатасы җитәкчесе Татьяна Голикова, узган елдагы тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, ил казнасының әрәм-шәрәм ителүе, бүленгән акчаның 30 процентка якынының бөтенләй “югалуы” турында белдергән иде. Узган ел ахырында федераль аграр тармак министры да авыл хуҗалыгында байтак инвестицион программаларны тормышка ашыруга юнәлтелгән акчаның максатлы тотынылмавын билгеләнде. Әлбәттә, читтән азык-төлек импортлауны киметү һәм үзебездә җитештерүне арттыру турында сүз алып барганда, дәүләт акчасының җиргә сеңгән су кебек югалуы сәер тоела. Ә бит алга куелган бурычлар киеренке. Русия Федерациясенең Азык-төлек хәвефсезлеге турында документ, 2020 елга, ит импортын әлеге 21,6 проценттан — 7,7, ә сөтне 23,6 проценттан 16,6 процентка калдыру максатын билгели. Әлбәттә, бүгенге икътисади шартларда моңа ирешү өчен аграр предприятиеләр мөмкинлегенә генә ышану аз. Соңгы елларда Русиядә җитештерелгән сөтнең 50 проценты шәхси хуҗалыклар өлешенә туры килде. Чагыштыру өчен янә шундый саннарга да игътибар итик. 1990нчы елларда илдә савым сыерларының дүрттән бер өлеше әлеге категориядәге хуҗалыкларга карады. Бу — елына 13-14 миллион тонна сөт дигән сүз! Күренүенчә, авыл ихаталарының потенциалы зур. Һәм бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска, шәхси һәм фермер хуҗалыкларына дәүләт ярдәмен күрсәтүне арттырырга кирәк. Башкортстанда шәхси ихаталарны һәм хуҗалык итүдәге башка формаларны үстерүгә нинди игътибар бирелә? Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты язгы сессиянең беренче утырышында әлеге проблемаларны карады.

Читайте нас: