– Торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында акча түләмәүчеләр үзләре утырган ботакка балта чаба, – диде Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Салават Хөсәенов. – Әйтик, ягып җылыту сезонының уңышлы оештырылуы да коммуналь түләүләргә бәйле. Шушы ук сүзләр кайнар, салкын су, электр энергиясе тәэминатына һәм башка хезмәтләргә дә кагыла. Бүген күтәрелгән мәсьәлә чимал белән тәэмин итүчеләр, идарәче компанияләр һәм кулланучылар арасындагы мөнәсәбәтләргә бәйле. Идарәче компанияләр чимал белән тәэмин итүче предприятиеләр алдында бурычлы. Шул ук вакытта, кулланучыларның идарәче компанияләргә бурычы бар.
Әйткәндәй, былтыр уфалылар 13 миллиард 358 миллион сумлык торак-коммуналь хезмәтләреннән файдаланган. Шуның 98 проценты, ягъни 13 миллиард 48 миллион сумы түләнгән. Мондый нәтиҗәгә “камчы” ысулы белән түгел, “прәнек” ысулы белән ирешелгән. Идарәче оешмалар һәм торактан файдаланучылар акцияләр оештырган. Март-май айларында үткән “Бурычсыз яз” акциясе кысаларында кулланучылар 190 миллион сум бурычын түләгән. Сентябрь-октябрьдә “Көзне фатир түләүләре буенча бурычсыз каршылыйк!” акциясе игълан итү дә нәтиҗәле булган. Шушы чорда кулланучылар 169 миллион сум бурычын түләгән. Телевидение аша, тармак сайтларында аңлату эшләре алып барылган. Шуңа карамастан, күңелне кырган саннар да бар. Кайбер фатир хуҗаларының бурычы 350 мең сумга җиткән. Шул ук вакытта интернет, кабельле телевидение өчен һәркем аен айга түләп бара. Чөнки бу шартны үтәмәсәң, хезмәтләндерү туктатыла. Шуңа күрә “камчы” ысулы да читтә калмаган.
– Бурычлы кулланучылар белән эшләү буенча даими комиссияләрнең 3852 утырышы үтте, – диде Уфа шәһәре бердәм исәп-касса үзәге генеральный директоры Илдар Әрдәширов. – Комиссия утырышы карарлары буенча гомум күләме 93 миллион сум тәшкил иткән торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны аз-азлап түләү турында 2521 килешү төзелде. Гыйнвар ахырына бурычларның 30 миллион сумы түләнде. Ике айдан артык бурычын түләмәгән 87 мең кулланучы телефон аша кисәтелде, 84 меңе язма рәвештә кисәтү алды. Былтыр Бердәм исәп-касса үзәге тарафыннан торак-коммуналь хезмәтләргә бурычын түләмәгән өчен социаль биләү килешүен гамәлдән чыгару һәм башка торак бинага күчерү турында 13 гариза тапшырылган. Шуларның 9ы Уфа районнары судларында карала.
Коммуналь хезмәтләр буенча бурычын түләмәүчеләрдән тыш, түли алмаучылар барлыгын да онытырга ярамый. Ел эчендә доллар, евро артты. Санкцияләр нәтиҗәсендә азык-төлеккә хаклар күтәрелде. Нәтиҗәдә, халыкның кереме кимеде, сатып алу сәләте чикләнде. Эшсез калучылар да юк түгел. Бер мәсьәлә дә кул кушырып утырудан хәл ителми. Аз тәэмин ителгәннәр, авыр тормыш хәлендә калганнар субсидия юллый ала. Моның өчен бик күп документлар тупларга кирәк, әлбәттә. Шулай да, тырышкан максатына ирешә. Һич тә булмаса, катлаулы хәл турында идарәче компанияләргә хәбәр итәргә, бурыч түләтүне билгеле бер вакытка кичектереп торырга мөмкин. Шушы шартларны үтәмәүчеләр бүген фатирын тулай торакка алыштырырга, бераздан бөтенләй урамда калырга мөмкин. Шуңа да үзебезнең хокукларыбыздан да нәтиҗәле файдалана белик, бурычларыбыз хакында да онытмыйк, җәмәгать.