Кредит тарихлары бюросыннан алынган мәгълүматлар буенча, узган елның 11 аенда илдә кредит алучылар саны 4,2 миллион кешегә, ягъни 10,6 процентка кимегән. 2014 елда 11 айда 39,9 миллион кеше кредит түләсә, былтыр бу сан 35,7 миллион кешегә калган. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Башкортстанда заемчылар саны 13 процентка кимегән. Төбәктә 2015 ел башында 1 миллион 474 мең 809 заемчы исәпләнсә, ел ахырына андыйлар 1 миллион 283 мең 682гә калган.
Республика халкы, илдәге икътисади хәлләрне күздә тотып, булган кредитларыннан котылып, яңаларын алырга ашыкмый. Кредит түләргә акча җиткерә алмаучылар сандал белән чүкеч арасында кала. Иң элек, банктан шалтыраталар. Арытаба мөрәҗәгатьләр кисәтү-янауга әверелә. Ахыр чиктә, бурычын түли алмаучының йортына, милкенә арест салырга мөмкиннәр. Мондый хәлләр турында үзәк телевидениедән еш күрсәтәләр. Димәк, катлаулы чорда Башкортстан халкы аек акыл белән яши, аягын юрганына карап суза, дияргә нигез бар.
Парадокс сыман яңгыраса да, төбәк халкының азрак кредит алуы Башкортстан икътисады файдасына түгел. Халык азрак кредит ала икән, сатып алулар да кими.
Халыкның кредиттан файдалануына йогынты ясаучы тагын бер сәбәп бар. Хәзер банклар, бурыч кайтару шартларын катылатудан тыш, акча алырга теләүчеләргә карата таләпләрне үзгәртте. Берничә ел элек банкка мөрәҗәгать итүчеләр, һичшиксез, максатына иреште. Эш хакы – аз, башка банкларда бурычлар булу да кредит алуга киртә була алмады. Хәзер хәлләр башкача. Мөрәҗәгать итүченең айлык, еллык кереме энә күзеннән үткәрелә. Керем гаилә әгъзаларына бүленә һәм берничә көннән соң гына нәтиҗә ясала. Югары технологияләр дә эшкә җигелә. Русиядә банклар 20 миллион кредит түләүченең матди хәлен “Сигнал” оператив мониторинг системасы аша даими күзәтеп бара. Клиентларның хәле мөшкелләнсә, кредит бирү чикләнә һәм бөтен игътибар бурычларны кайтаруга юнәлтелә. Банкларның сораган һәр кешегә кредит бирергә ашыкмавы турында төрлечә фикер йөртергә мөмкин. Әйе, бик күп документлар тутыру, шәхси мәгълүматларны белдерү уңайсызлык тудыра. Кем белсен, бәлки, кайберәүләр банклардагы нәкъ шушындый мөнәсәбәт белән килешмичә, кредит алмыйдыр? Шул ук вакытта, һәркемгә кредитны эш хакына карап бирү үзен аклый. Беренчедән, клиент күңелсез хәлгә тарымый. Икенчедән, банк тотрыклы эшли һәм бурыч юллауга көч түкми.
Күренүенчә, халыкны кредиттан файдалануга төрле сәбәпләр этәрә. Әлегә халыкның бер өлеше ил икътисады өчен катлаулы чорда бурычларыннан котылу өмәлен күрә. Бурычын имин тормышта яшәүчеләр генә каплый алганга, моңа бары шатланырга гына кирәк. Бераз җиңел сулаган халык янә банкларга юл тотачагы көн кебек ачык. Чөнки тормыш дәвам итә. Әйткәндәй шуны да билгеләргә кирәк: банкларга мөрәҗәгать итүчеләр кимүгә карамастан, башкортстан буген дә кредит алучылар саны буенча Идел буе фидераль округында әйдәүче төбәк булып кала.