+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 февраль 2016, 02:00

Күбрәк. Сыйфатлырак. Арзанрак...

Башкортстан төзүчеләре агымдагы елга максатлар билгеләде.Төзелеш тармагы ил икътисады өчен зур әһәмияткә ия. Төзелеш югары темпта барса, халыкка фатир алу мөмкинлеге дә арта. Яшәр урыны булганнар күңел күтәренкелеге белән эшли, ил икътисадына хезмәт итә. Шул ук вакытта, төзелгән социаль, сәнәгать һәм башка объектлар да ил тотрыклылыгын тәэмин итә. Башкортстан файдалануга тапшырылган торак мәйданы һәм башка күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарда бара. Төбәк төзүчеләре өчен 2015 ел уңышлы булганмы? Алда нинди максатлар тора? Күптән түгел үткән республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты коллегиясендә шул хакта сүз барды.

– 2015 ел төзелеш тармагы өчен җиңел булмады, – диде республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Халит Мәхмү­дов. – Ил икътисадындагы катлаулы хәл нәтиҗәсендә физик берәм­лекләргә һәм төзүчеләргә кредит ставкалары артты. Нәтиҗәдә, төзелеш тармагында үсеш тоткарланды. Мондый хәл-шартлар предприятиеләрнең инвестицион активлыгын киметте. Шулай да, узган ел нәтиҗәләреннән канәгатьбез.

Әйткәндәй, былтыр Башкортстанда 2 миллион 691 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. 2014 елның шушы күрсәткече белән чагыштырганда – 101,5 процент. Мондый күрсәткечләр белән республика Идел буе федераль округында – беренче, Русиядә алтынчы урынга чыккан. Бу уңышка Уфа шәһәре һәм районы, Стәрлетамак шәһәре зур өлеш керткән.

Соңгы елларда шәхси йортлар, аз катлы йортлар төзү гадәти күренешкә әверелде. Авылда гына түгел, шәһәр яннарында да йортлар калкып чыга. Беренче карашка, мондый күренешкә бары тик шатланырга гына кирәк сыман. Ничек кенә булса да, халык торак мәсьәләсен хәл итә. Шул ук вакытта, уйланырга да урын бар. Дүрт йорт урнашкан җир мәйданында, күп дигәндә дүрт гаилә торак мәсьәләсен хәл итә. Әгәр дә шул урынга күпкатлы йорт төзелсә, файдалануга тапшырылучы торак мәйданы күпкә артыр иде. Бу уңайдан, телгә алырдай күрсәткечләр бар. Былтыр файдалануга тапшырыл­ган торакның 42 проценты – подряд ысулы белән төзелгән күпкатлы йортлар. Соңгы 20 елда төбәкнең төзелеш комплексы предприятиеләре һәм оешмалары мондый нәтиҗәгә беренче тапкыр ирешкән.

Кайберәүләр социаль торакка өмет итә. Былтыр төбәктә 379,8 мең квадрат метр социаль торак төзелгән. Төзелеш күләмнәре арткан. Шул ук вакытта, былтыр төбәктә 4412 кеше иске торак­тан яңага күчерелгән. Гомумән, 2015 ел йомгаклары буенча Башкортстанда яшәүче бер кешегә 24,4 квадрат метр торак туры килә (2014 елда – 23,7 квадрат метр). Төбәктә башка программалар да уңышлы эшли. Әйтик, “Русия гаиләсе өчен торак” программасы кысаларында төбәктә 2015-17 елларда 600 мең квадрат метр торак төзү күздә тотыла.

Ипотека кредиты алучыларга таләп­ләр катгыйлануы төзелүче торакка ихтыяҗ кимүгә китергән. Саннар шул хакта сөйли. Әйтик, былтыр республикада 26,5 миллиард сумлык 21 060 ипотека кредиты бирелгән. Бу 2014 ел күрсәткеченнән 24 процентка кимрәк. Торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр ярдәмсез калмаган. Ипотека кредиты ставкалары дәүләт программасы кысаларында 12 процентка субсидияләнгән. Нәтиҗәдә, һәр өченче ипотека кредиты шушы программа буенча бирелгән. Кайбер төзелеш предприятиеләренең торак сатып алучыларга ташламалы шартлар тәкъдим итүе дә игътибарга лаек.

Коллегиядә быелга максатлар да билгеләнде. Халыкка начар сыйфатлы торак төзүчеләр шелтә алды. Торакны тагын да күбрәк һәм сыйфатлырак итеп төзү төп максат буларак билгеләнде. Аңлашыла, торак күбрәк төзелсә, хаклар да тешләшмәячәк. Нәтиҗәдә, торак шартларын яхшыртучылар саны артачак. Төбәктәге төзүчеләргә моңа ирешү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
Читайте нас: