Республиканың тупланган бюджетының тәүге айдагы чыгымнары исә 11005,3 миллион сум күләмендә финансланган. Әйткәндәй, керемнәргә карата биредә үсеш азрак булып кала һәм былтыргы шул чорга карата 14,6 процент тәшкил итә. Чыгымнарның иң зур өлеше 8953,8 миллион сум, ягъни 81,4 процент, һәрвакыттагыча, социаль өлкәгә туры килә. Шул исәптән, бюджет, автономияле учреждениеләргә һәм икътисад тармагындагы башка төр оешмаларга чыгымнар 6470,1 миллион сум күләмендә булган. Эшләмәүче гражданнарны медицина страховкалавына һәм шушы өлкәдәге башка бюджетара трансфертларга чыгымнар 1671,8 миллион сум тәшкил иткән. Халыкка социаль трансфертлар (пенсияләргә өстәмәләр, башка социаль түләүләр) 947,3 миллион сумны алган. Капитал салуларга һәм юл хуҗалыгына 995,5 миллион сум юнәлтелгән.
Республика бюджеты исә агымдагы елның тәүге аенда 7709,2 миллион сумга үтәлгән. Бу узган елның шул чорына карата 5,1 процентка күбрәк. Чыгымнар исә 9861,8 миллион сум тәшкил иткән. Шул рәвешле республика бюджетындагы чыгымнар күләме былтыргы гыйнвар аеннан 1,6 процентка кимегән.
Урындагы бюджетларга бәйле дә шундый ук хәл күзәтелә. Мәсәлән, гыйнварда урындагы бюджетларга (муниципаль районнар, шәһәр округлары, авыл һәм шәһәр биләмәләре бюджетлары) 2656,9 миллион сум кергән. Шул рәвешле салым һәм салым булмаган керемнәр күләме былтыргы гыйнварга карата 2,9 процентка арткан. Урындагы бюджетларның чыгымнары исә былтыргы тәүге айдан 3 процентка кимеп, 2508,1 миллион сум тәшкил иткән.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, нинди нәтиҗә ясарга була? Әлбәттә, тәүге айда казна үтәлешенә бәйле төгәл һәм анык аңлатманы шушы мәсьәләләр белән көн-төн шөгыльләнүче финансистлар һәм икътисад өлкәсендәге аналитиклар гына бирә аладыр. Шул ук вакытта, югарыда китерелгән саннардан чыгып, республика икътисадындагы гомум хәлне, кем әйтмешли, сукыр күз белән дә ярыйсы ук күзалларга мөмкин. Сөендергәне шул: казнага керемнәр кимүгә түгел, артуга таба бара. Димәк, җитештерү тармагы эшли, икътисад нәтиҗәле үсешә дигән сүз. Чыгымнарның берникадәр кимүен исә, беренчедән, республикада нәтиҗәсез чыгымнардан арыну юнәлешендә дәүләт дәрәҗәсендә күрелүче чаралар белән, икенчедән, дөньякүләм финанс кризисына бәйле каешны тагын да ныграк кысып бәйләвебез белән аңлатырга кирәк. Монысы яхшыдырмы, начардырмы һәркемнең үзенә генә мәгълүм. Һәрхәлдә, шәхсән без елдан-ел күбрәк акча эшләп, аны шуңа бәрабәр күбрәк, әмма нәтиҗәле итеп, туздырганда шуннан да яхшысы юк дигән фикердәбез. Әмма ни хәл итәсең, дөньяда финанс кризисы хөкем сөрә икән, күпчелегебез чагыштырмача яхшы заманда алынган фатирларына шөкер кылып, искергән тәгәрмәчле туза баручы машиналарында йөри бирә. Нәтиҗәсез чыгымнарны кыскартабыз дип, һәр тармакта финанслау ел саен 10-18 процентка кыскарган хәл-шартларда, урысчалап әйтсәк, яңага үрелергә хут юк. Шуңа да бюджетка керемнәрнең артуына сөенсәк тә, чыгымнарның кимүе хафага сала. Бер яклап, елына 10-12 процентка үскән инфляция котырынып кесәне талаганда һәм, икенче яклап, хезмәт хаклары ел саен шуңа бәрабәр киселә барганда бер дә сөенәсе дә, көләсе дә килми...