+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
3 март 2016, 02:00

Саннар шатландыра. Сыйфат уйландыра...

Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы елга йомгак ясады һәм яңа бурычлар билгеләде.Соңгы елларда торак-коммуналь хуҗалыгын реформалау темасы җәмгыятьтә һәрвакыт игътибар үзәгендә. Кайбер мәсьәләләр буенча бәхәсләр бүген дә тукталмый. Әйтик, күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең коммуналь түләүләре ай эчендә икешәр мең сумга арткан очраклар булгалый. Мондый хәлнең асылына төшенә башлагач, фатир хуҗаларына квитанцияләрне тутыручыларның ялгышканлыгы ачыклана. Күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерү дә шома гына бармый. Киңәйтелгән утырышта шушы мәсьәләләр дә игътибардан читтә калмады.

– Ил төбәкләренең торак-коммуналь хуҗалыгының гомум хәлен бәһаләү, гамәлдәге реформаларны анализлау өчен федераль дәрәҗәдә күрсәткечләр расланды, – диде торак-коммуналь хуҗалыгы министры Сергей Афонин. – Әйтик, быел безнең эш нәтиҗәсе Башкортстанның гомум торак фондының бөтен уңайлы яшәү шартлары булган мәйданы буенча бәһа­ләнәчәк. 2013-14 еллар нәтиҗәләре буенча федераль округтагы күрше­ләр­дән шактый артта барабыз. Төгәлрәк әйткәндә, арттан икенче урындабыз. Бу – безнең урын түгел. Мәсьәләне анализлагач, төбәкнең түбән күрсәткече статистика мәгъ­лүматларының дөрес тупланмавында булганы ачыкланды. Әлеге вакытта, саннарны төгәл җыю эше җайга салына.

Министр тармактагы көн­үзәк мәсьәләләргә тукталды. Сер түгел, кыш уртасында суүткәргечләрнең тишелүе бик күп мәшәкатьләр тудыра. Күпкатлы йортларда яшәүче­ләр вакытлыча кайнар сусыз кала. Шәһәр урамнарында “бөке” ләр хасыйл була. Асфальтны чокып, торбаны төзекләндереп, урынына яңа асфальт түшәү ярыйсы гына чы­гым­нар таләп итә. Кайвакыт элект­рүткәргечләр сафтан чыга. Мондый мәсьәлә Башкортстанда да игътибар таләп итә икән. Министр фикеренчә, торбаларның тишелүендә, электрүт­кәргечләрнең өзелү­ендә тарифларның түбән булуы сәбәпче. Ягъни, бездә ут, су, газ, электр энергиясе өчен хаклар чагыштырмача түбән. Нәтиҗәдә, төзек­ләндерү эшләрен башкару мөмкин­лекләре дә чикле. 2016 елда тармак алдында инфраструк­тураның сафтан чыгуын ике тапкырга киметү бурычы тора. Инфраструктура мәсьәләсен хәл итү өчен тарифларны арттырганчы, халыкның керем, яшәү дәрәҗәсе дә игътибарга алыначагына өмет бар. Шул ук вакытта, тармакны камил­ләштерүгә инвестицияләр дә җәлеп ителә. 2014 елда – 5, былтыр 20 инвестиция программасы кабул ителгән. Быел 30 инвестиция программасын сайлап алу күздә тотыла. Инвестиция программаларының гомум капиталы 12,6 миллиард сум тәшкил итә.

Казанлыктагы кайнар су кулланучыга барып җиткәнче бераз суына. Торба тишек булса, хәл тагын да кискенләшә. Фатир хуҗаларын краннан аккан су сыйфаты, басымы канәгатьләндерми. Аларны су белән тәэмин итүче идарәче компанияләр керемен югалта. Чөнки сатып алынган кайнар су чыгымнарын сатылган кайнар су керемнәре капламый. Югалту зур. Мондый чыгымнар фатир хуҗалары иңенә дә күчәргә мөмкин. Күңелсез хәлләргә чик кую, мәсьәләне тамырдан хәл итү максатында һәр фатирда ягып-җылыту җиһазлары урнаштыру планлаштырыла. Гомумән, Башкортстанда 16 мең 200 фатирны газда эшләүче шәхси ягып җылыту системасына күчерү күздә тотыла.

Күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерү дә игътибардан читтә калмады. Былтыр Башкортстанда бу максатка 2 миллиард 435 миллион сум юнәлтелгән. Шушы акчага планлаштырылган 948 күпфатирлы йорт урынына 1012 йорт төзекләндерелгән. Нәтиҗәдә, 159 мең кеше яшәү шартларын яхшырткан. Капиталь төзеклән­дерү өчен халыктан акча җыю күрсәткече дә арткан. 2014 елда билгеләнгән акчаның 50 проценты җыелса, былтыр бу күрсәткеч 83,7 процент тәшкил иткән. Димәк, тәгаен эш нәтиҗәләрен күргән халык ышанычы артканнан-арта бара. Һәр фатир хуҗасының капиталь төзек­ләндерү өчен үзе яшәгән йортта күпме акча тупланганын һәм акчаларның нинди эшләргә тотылганын беләсе килә. Бу сорауга җавап таба алмаучылар, төрле имеш-мимешләргә ышанып, акча түләми башларга мөмкин. Күңелсез хәлләргә чик кую максатында, быел март аеннан башлап күпкатлы йортларда яшәүчеләр үзе яшәгән йорттагы шушы күрсәткечләр белән танышып бара алачак. Гомумән, быел фатир хуҗаларыннан җыелачак 2,5 миллиард сумга 1063 күпфатирлы йортны капиталь төзекләндерү күздә тотыла. Әлбәттә, бу максатка һәркем капиталь төзекләндерү өчен аен айга түләп барганда гына ирешеп булачак.

Тармакны үзгәртеп кору барышында югары техноло­гияләр дә файдаланыла. Әйтик, 2015 елдан башлап дәүләт власте, урындагы үзидарә органнары, ресурс белән тәэмин итүче һәм торак оешмалары торак-коммуналь хуҗа­лыгы­ның дәүләт мәгълү­мат системасында (ГИС ЖКХ) теркәлү үтәргә тиеш. Башкортстанда бу эш бүгенге көндә 81 процентка үтәлгән. Төбәк бу күрсәткеч буенча илдә 6нчы урында. 2016 елның беренче яртысында мәгълүмат системасында торак фонды һәм мәгълүмат инфраструктурасы, торак һәм коммуналь хезмәт­ләргә тарифлар һәм тармак өчен мөһим документларны урнаштыру бурычы тора. Мәгълүматны вакытында урнаштырмаган җитәкчеләргә – 30, юридик берәмлекләргә 200 мең сум штраф салыначак. 2017 елның 1 гыйнварыннан кулланучылар мәгълүмат системасында урнаштырылмаган коммуналь түләүләр өчен акча түләмәскә хаклы булачак. Нәтиҗәдә, идарәче компания­ләр дә, ресурс белән тәэмин итүчеләр дә хакларны үзләре теләгәнчә билгели алмаячак. Чөнки хакларның “колагыннан тартып” үстерелгәнен мәгълүмат системасы аша теләсә кем, шул исәптән хокук саклау, торак күзәтчелеге органнары да күрә алачак.

Киңәшмә эшендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, аның урынбасары Владимир Нагорный һәм башкалар катнашты.

Торак-коммуналь хуҗалы­гын реформалау дәвам итә. Шунысы куанычлы, былтыр фатир хуҗалары мән­фәгать­ләрен яклауга да ышанычлы адымнар ясалган. Иң мөһимнәренең берсе – киләчәктә коммуналь түләүләр­не теләсә кем теләсә ничек билгели алмаячак. Нәтиҗәдә, халыкның ида­рәче компания­ләргә ышанычы артачак һәм капиталь төзеклән­дерү эшләре дә тагын да җанланачак. Эшләрнең уңай барышыннан, барыннан да бигрәк, яшәү шартлары яхшырган халык отачак.
Читайте нас: