– Былтыр Башкортстанда салым органнары 266 миллиард 274 миллион сум җыеп алды, – диде Марат Вахитов. – 2014 ел күрсәткеченнән 8,1 процентка артыграк. Нәтиҗәләрнең артуына хезмәтләндерү дәрәҗәсе яхшыруы, яңа технологияләрдән файдалану йогынты ясады. Күләмле инвестицияләр җәлеп итүдә һәм күп салым түләүчеләр белән даими рәвештә эшлекле очрашулар үткәрүгә булышлык иткән төбәк Хөкүмәте дә зур ярдәм күрсәтте. Шул ук вакытта, тикшерүләр кими. Былтыр төбәкнең салым органнары нибары 705 күчмә тикшерү үткәреп, 2,3 миллиард сум бурыч юллап алган. Эш нәтиҗәсе – 99,7 процент. Югары максатларга ирешергә киңкүләм мәгълүмат чаралары да зур өлеш кертте. Алар фәһемле мәгълүматны, салымнарга бәйле яңалыкларны, үзгәрешләрне вакытында халыкка җиткереп торды. Былтыр салымнар туплау җиңел булмады. Быел хәл тагын да катлаулырак. Моңа карамастан, алда торган максатларга бергәләп ирешергә исәп тотабыз.
Тиешле салымны вакытында җыеп алу – стратегик мәсьәлә. Аңлашыла, ил иминлеге турыдан-туры бюджет мөмкинлеге белән бәйле. Мәсьәлә җитди булуга карамастан, салым түләүчеләрнең мәнфәгатьләре алгы планга куела. Бу хакта саннар сөйли. Билгеләнгән түләүләр күпчелек очракта салым түләүчеләр файдасына киметелгән. Мондый нәтиҗәгә контроль эшен җайга салып ирешелгән.
Салым органнарының закон нигезендә гадел эш итүе мөһим. Алардан шикләнүчеләр салымны азрак түләү, яки бөтенләй түләмәү юлларын эзли башлый. Алай гына түгел, инспекторларның һәр эш-гамәленнән кимчелек табарга омтыла. Башкортстанда салым хезмәтенең, барыннан да бигрәк, халык ышанычына таянуын исбатлаучы дәлилләр бар. Былтыр салым контроле актлары буенча каршы килүләр – 76, шикаятьләр – 24, салым органнарына дәгъвалар 27 процентка кимегән. 2015 елда милеккә салымнар буенча җыемнар 2014 елдагыдан 10,6 процентка артып, 16 миллиард 392 миллион сум тәшкил иткән. Мондый күрсәткечкә дә тырыш һәм гадел хезмәт белән генә ирешеп була. Чөнки милек өчен халык салымны үзаллы барып түли.
Шул ук вакытта, 2016 елның гыйнвар башына алынган мәгълүмат буенча, Башкортстанда салым түләү-челәр бурычы 14 миллиард 165 миллион сум тәшкил итә. Моның 2014 ел күрсәткеченнән 344 миллион сумга азрак булуы күңелне җылытса да, уйланырга урын бар. Бюджетка керми калган акчаларга байтак социаль мәсьәләләр хәл итеп булганын якынча күз алдына китерергә мөмкин. Салымын вакытында түләмәүчеләр игътибардан читтә калмый. Былтыр тиешле чаралар күрү нәтиҗәсендә 18 миллиард 610 миллион сум салым түләтелгән.
Эш хакы, пенсия, балалар пособиесе вакытында килергә тиеш. Салымны да вакытында түләү зарур. Моны беребез дә, беркайчан да онытмасак иде. Чөнки безнең, якыннары-бызның яшәү дәрәҗәсе салымнарның ничек җыелуына да бәйле.