+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 март 2016, 02:00

“Башнефть”нең эшчәнлек нәтиҗәләре

“Башнефть” акционерлар нефть компаниясен һәм аның бүлендек предприятиеләрен үз эченә алучы “Башнефть” компанияләр төркеме, бүген 2015 елның IV кварталы һәм 12 ае өчен финанс отчетының халыкара стандартларына (МСФО) ярашлы әзерләнгән берләштерелгән финанс нәтиҗәләрен игълан итте.

“2015 елда Компания нефть эшкәртү нәтиҗәлелеге һәм нефть чыгару темпы үсеше буенча тармак лидеры статусын яңадан раслап кына калмады, ә югары финанс нәтиҗәләренә дә иреште, — диде “Башнефть” компаниясенең президенты Александр Корсик. — Узган ел нәтиҗәләре җитештерү һәм финанс күрсәткечләренең тотрыклы үсешен, гарантияләнгән дивиденд түләүләрен һәм акционер бәясенең арытаба үсүен күз уңында тотучы озайлы стратегиягә чын күңелдән бирелгәнлекне чагылдыра”.

2014 ел белән чагыштырганда, 2015 ел нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Төркемнең сатудан кереме 4,1 процентка кимеде — 611,2 млрд. сум.
EBITDAның үзгәртелгән күрсәткече 27,1 процентка үсте — 130,2 млрд. сумга.
Төп компания акционерларының саф кереме 34,8 процентка артты — 58,1 млрд. сум.
Операцион акча агымы 13 процентка кимеде — 92,3 млрд. сум.
Капиталь чыгымнар 27,6 проценка артты — 61,6 млрд. сум.
Үзгәртелгән саф бурыч 13,7 процентка кимеде — 98 млрд. сум.


Компаниянең 2015 елдагы финанс күрсәткечләренә уңай йогынты ясаучы төп факторлар булып, нефть табу күләмен арттыру, тонык нефть продуктлары чыгуны максималь күләмгә җиткерү өчен чимал эшкәртү күләмен оптимальләштерү, шулай ук нефть эшкәртү һәм нефть химиясе продукциясенең эчке базарында уңайлы конъюнктура булдыру торды.

Эчке базарда нефть сату күләме, 2014 ел белән чагыштырганда, 95,6 процентка — 2,6 млрд. тоннага кадәр, ә сату кереме — 107 процентка (32,5 млрд. сумга кадәр) артты. Әлеге үсеш өлешчә Таможня берлегеннән тыш экспортлаудан килгән керемнең: нефтьнең — 6,7 процентка (126,4 млрд. сумга кадәр), нефть продуктларын 14 процентка (187,1 млрд. сумга кадәр) кимүен каплады.

Чимал эшкәртүнең планлы кимүе нәтиҗәсендә, нефть продуктлары һәм нефть химиясе продукциясен сату күләме 2015 елда эчке базарда 5,6 процентка кимеде (9,8 млрд. сумга кадәр), шул ук вакытта, сатудан килгән керем, 2014 ел белән чагыштырганда, 0,7 процентка — 240,9 млрд. сумга кадәр артты. Әлеге күрсәткечкә нефть продуктлары товар кәрзиненең структурасын яхшырту, шулай ук ваклап сату челтәре аша ягулык сатуны арттыру исәбенә ирешелде. 2015 елда ягулыкны ваклап сату 4,3 процентка — 1,6 млрд. сумга кадәр, ваклап сатудан керем — 10,1 процентка (58,1 млрд. сумга кадәр) артты.

EBITDAның үзгәртелгән күрсәткече 27,1 процентка — 130,2 млрд. сумга кадәр үсте. Төп компания акционерларының саф кереме 34,8 процентка — 58,1 млрд. сумга кадәр артты.

2015 ел нәтиҗәләре буенча операцион акча агымы 13 процентка (92,3 млрд. сумга кадәр) кимеде, бу нигездә “Башнефть”нең 2014 елдагы югары база­сы белән бәйле, ул чакта компания 500 миллиард АКШ доллары күләмендә нефть про­дуктлары поставкалауга озайлы килешү буенча алдан түләү алды, шулай ук әйләнештәге капиталның үзгәрешләренә дә бәйле иде.

2015 елда капиталь чыгымнарның 27,6 процентка артуы (61,6 млрд. сум­га кадәр) иң элек Соровск чыганагын эшкәртүгә инвестицияләр салу артуга, шулай ук, Башкортстандагы озак файдалануда булган чыганакларда капиталь чыгымнар артуга да бәйле.

Төркемнең бурычы 2015 елның 31 декабренә 136,0 млрд. сум тәшкил итте, ул 2015 елның 30 сентябре күрсәткеченнән 10 процентка азрак (151,0 млрд. сум). Үзгәртелгән саф бурыч 2015 елның 31 декабренә 98,0 млрд. сум тәшкил итте, бу 2014 елның 31 декабре күрсәткеченнән — 13,7 процентка (113,6 млрд. сум) һәм 2015 елның 30 сентябре күрсәткеченнән 3,6 процентка (101,7 млрд. сум) кимрәк.
Читайте нас: