— Шулай да республикада хезмәткәрләрне эштән күпләп бушату күзәтелмәде. Бүген 28 меңнән артык кеше рәсми рәвештә эшсез исәпләнә, чагыштыру өчен 2009 елда аларның саны 45 мең булган. Былтыр кыскартуга эләккән 18 мең кешенең 8,5 меңе шунда ук эшкә урнаштырылган,— диде республиканың хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова журналистлар белән очрашу вакытында.
“2015 елда Башкортстан Республикасында хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча өстәмә чаралар” программасы хәлне тотрыкландыруның бер инструменты булды. Аны гамәлгә ашыру өчен республикага, илнең 18 төбәге белән (болар дәгъва итүче 75 субъект арасыннан сайлап алынганнары) беррәттән, федераль бюджеттан 218,6 миллион сум акча бүленгән. Республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 11,7 миллион сум күчерелгән. Эштән бушатылган 18 мең кешенең 5 меңнән артыгы нәкъ шушы программа ярдәмендә эшле булган.
Тәүдә программага 21 предприятие кертелгән була. Аны актуальләштерү нәтиҗәсендә алты предприятие генә кала, шуларның дүртесе моношәһәрләрдә урнашкан. Болар — Белорет металлургия комбинаты, Нефтекама автозаводы, Нефтекама ясалма күн производство берләшмәсе, Мәләвезнең “Эколайн” предприятиесе, Учалы тегү фабрикасы һәм Уфаның моторлар төзү производство берләшмәсе.
Программа эштән бушату куркынычы янаган кешеләрне вакытлыча эшкә урнаштыруны һәм икенче һөнәргә укытуны оештыру юнәлешләрен билгеләгән иде. Аны гамәлгә ашыру йомгаклары буенча, әлеге алты предприятиедә эшләүче 35 мең кешенең һәр җиденчесе бу чараларда катнашкан.
Вакытлыча эшләрдә мәшгульләр саны 974 кеше тәшкил иткән, һөнәри белем 4440 кешене колачлаган. Нәтиҗәдә яңа автомобиль техникасы — автобуслар, автосамосваллар, прицеплар, ярымприцеплар, резиналы тукымалар, автомобильләр өчен баш терәгечләр, амортизацияләүче самолет шнурлары, яңа сәнәгать җилемнәре һәм резина катнашмалары җитештерү үзләштерелгән, импортны алыштыру проектлары өчен кирәк булган җиһазлар кайтарылган.
Мәсәлән, Учалы тегү фабрикасында 250 хезмәткәр, төп эшеннән аерылмыйча, “Тегү җиһазлары операторы” белгечлеге буенча әзерлек үтү һәм заманча югары технологияле тегү җиһазларын өйрәнү мөмкинлеге алган. Нефтекама ясалма күн заводында квалификацияле персоналны саклау өчен — 470, шушы шәһәрдә урнашкан автозаводта 428 эшче өчен вакытлыча эшләр оештырылган.
Уфа моторлар төзү производство берләшмәсендә —2 мең, Белорет металлургия заводында — 487, Мәләвезнең “Эколайн” предприятиесендә 61 эшчене укыту аларның мәшгульлеген сакларга мөмкинлек биргән.
Моннан тыш, Программа кысаларында 30 яшькә кадәр булган 69 шәхси эшкуар белән социаль проектларны гамәлгә ашыруга 300 мең сум грант бирү турында килешүләр төзелгән.
Программаны гамәлгә ашыру өчен акча сентябрь азагында гына күчерелсә дә, Башкортстан, актив эш алып бару нәтиҗәсендә, илдә аны үзләштергән ике төбәкнең берсе булды.
— Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы быел да төбәкләргә ярдәм итәргә ниятли. Февраль ахырында ил Хөкүмәте хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан субсидияләр бүлү турында карар кабул итте. Акчаның гомум күләме 10 миллиард сум тәшкил итә. Федераль бюджеттан финанслау күләме өлеше төбәкләр өчен быел 70 процент тәшкил итәчәк. Безнең алда авырлык кичергән, ләкин ныгып китәргә әзер булган — импортны алыштыру программаларын гамәлгә ашырган, производстоларын яңарткан, технологик процесслар керткән предприятиеләргә ярдәм күрсәтү бурычы тора, — диде Ленара Хәким кызы.
Аның сүзләренә караганда, бүген 21 предприятиедә хезмәт салган 6,3 мең кешегә эштән бушатылу яный. Аларда хәзер үк тулы булмаган эш атнасына күчкәннәр, отпусклар өчен түләнми. Ел башыннан республикада 1045 кеше эшсез статусы алган. Атап әйткәндә, авыл хуҗалыгында, элемтә тармагында, дәүләт идарәсе учреждениеләрендә, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләр хөрт. “Ләкин сүз табиблар турында бармый. Киресенчә, табиблар һәм фельдшерлар күпләп таләп ителә. Кыскартулар хезмәтләндерүче персонал — идән юучылар, санитарлар, пешекчеләргә кагыла”, — дип ачыклык кертте министр.
Ул республикадан квалификацияле кадрлар китү һәм алар урынына белем дәрәҗәсе түбән булган мигрантлар килү җәһәтеннән дә зур борчылу белдерде. Бу хакта чаң сугарга вакыт, диде ул. Ләкин хәл югары эш хакы вәгъдә итүче эш урыннары булдырганнан соң гына үзгәрәчәк. Яшьләр перспективаны күрергә тиеш.
1 мартка хезмәт хакы буенча бурычлар 14 миллион сумга җиткән. Шул ук вакытта республикада перспективасыз, ягъни кайчандыр да булса түләнәчәге шикле булган 370 миллион сум бурыч җыелган. Алар, нигездә, банкрот предприятиеләрнеке. “Бу җәһәттән банкротлык турында закон үзгәртелергә тиеш, дип исәплибез. Арбитраж идарәчеләр, бернинди җаваплылык тоймыйча, бик рәхәт яши. Закон кредиторлар ягында. Бу теманы арытаба да күз уңыннан ычкындырмаячакбыз”, — диде министр.