+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 апрель 2016, 15:03

“500 ферма” — яхшы программа, без аны дәвам итәчәкбез

Башкортстан Башлыгы белән туры бәйләнеш вакытында Янгантау поселогында яшәүче фермер хуҗалыгы җитәкчесенең: “ Сез “500 ферма” программасы нәтиҗәлелеген ничек бәялисез, теләгән уңышларга ирешелдеме, бүген базарда үз продукцияңне сату җиңел түгел, шуңа күрә субсидияләр халыктан ит, сөт сатып алуга юнәлтелсә яхшырак булмас иде микән?” дигән соравы ишеттерелде.—Барысын да эшләргә: фермаларны модернизацияләргә, яңаларны төзергә, шул ук вакытта авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче кешеләргә ярдәм итәргә кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бүгенге көндә 230-250 хуҗалыкта 350 бина һәм корылма ремонтланган. Җитештерүчәнлек, сөт сыйфаты артты, хезмәт шартлары яхшырды.

Республика Башлыгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен реконструкцияләүдә федераль программа буенча бүленгән акчалар да ярдәм итәчәген белдерде.
—Кешеләр берләшеп эшләргә тиеш. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны фермер хуҗалыкларына, ә фермер оешмаларын зурракларына кушарга кирәк. Бу очракта сату мәсьәләсен хәл итәргә була. “500 ферма” программасына бүленгән акчага түгел, ә эшне акыллы итеп оештыра белү исәбенә. Без авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән берлектә эшләргә, аларның продукциясе республика кибетләрендә “Башкортстан товары” маркасы астында сатылсын өчен ярдәм итәргә әзербез, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: