+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 апрель 2016, 16:30

Республика “Башнефть” акцияләре пакетын саклаячак

—“Башнефть” компаниясенең 25 процентлы акцияләре пакетын сатарга җыенмыйбыз, — дип белдерде Рөстәм Хәмитов республика халкы белән үткәргән “туры линия” барышында.—Акцияләр пакетының 50 проценттан артыграк тәшкил итүче федераль өлеше сатуга әзерләнә. Ә без үз пакетыбызны саклап калу өчен барысын да эшләргә тиеш, — дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы. — Бу бик мөһим, чөнки, беренчедән, без “Башнефть” белән идарә итүдә катнашырга һәм бу иң зур предприятиедә ниләр булганын белеп торырга тиешбез. Икенчедән, дивидендлардан кергән акчаларның юкка чыгуына юл куярга ярамый. Акцияләр пакетын алганнан соң ярты елдан аны сату турында сүз алып бару урынсыз, дип исәплим.


Рөстәм Хәмитов республика карамагындагы “Башнефть” акцияләре пакетының бәясе 100 миллиард сумнан артык булуын билгеләде.


Читайте нас: