+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 апрель 2016, 02:00

Минималь эш хакы арттырыла

Республика йортында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчьяклы комиссия вәкилләре Башкортстанда минималь эш хакы турында килешү төзеде. Документка республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Профсоюзлар федерациясе рәисе Марат Хөсәенов, Эш белән тәэмин итүчеләр берлеге рәисе Владимир Шолом кул куйдылар.

Ул Башкортстанда минималь эш хакын икътисадның бюджеттан тыш тармагы хезмәткәрләре өчен 1 майдан — 8900 сумга, икътисадның бюджет тармагына караучы хезмәткәрләр өчен 1 июльдән 7500 сумга арттыруны күзаллый.

– Халыкның хезмәт керемнәрен арттыруга булышлык итү – республика Хөкүмәтенең өстенлекле бурычларының берсе. Катлаулы икътисади хәлгә карамастан, без арытаба да халык мәнфәгатьләрен яклаячакбыз, эш бирүчеләр белән актив хезмәттәшлек итәчәкбез, лаеклы хезмәт хакын билгеләүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга ирешәчәкбез, – диде Рөстәм Хәмитов. – Бүген без бик мөһим карар кабул итәбез – 1 майдан минималь эш хакы эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумына – 8900 сумга кадәр артачак. Бу республикадагы минималь эш хакыннан – 30, ил буенча 40 процентка күбрәк. Моннан тыш, 1 июльдән бюджет өлкәсендә хезмәт итүчеләрнең эш хакын 7500 сум дип билгеләү планлаштырыла. Бюджетта бу максатларга 127 миллион сум каралган. Моны гамәлгә ашыру “яшерен” эш хакын рәсмиләштерәчәк һәм республика халкының социаль якланганлыгын арттырырга ярдәм итәчәк.

Республика Башлыгы, бу карар төбәк бизнесының көндәшлегендә чагылырга тиеш түгел, дип белдерде.
– Кече бизнесның көндәшлеген киметергә җыенмыйбыз. Әмма хезмәтчән халыкның мәнфәгатьләрен якларга бурычлыбыз һәм без моны эшләячәкбез, – дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов. – Бүгенге карар, бәлки, кайбер милекче­ләрне өстәмә чыгымнар эзләргә мәҗбүр итәр, әмма ул бизнеска каршы түгел. Бу республикада гаделлек урнаштырырга ярдәм итәчәк. Бизнесның хезмәт хакын арттырып түләү мөмкинлеге бар. Сүз социаль гаделлек турында бара.
Читайте нас: