Төбәктә торак алу өчен акча туплау программасында 8 меңнән артык кеше катнашырга гариза биргән. Теләк белдерүчеләр тагын да күбрәк. Программа кысаларында фатир ике этапта сатып алына. Иң элек, банкта вклад ачып, ай саен 3 меңнән 10 мең сумга кадәр акча салып баручыларга Хөкүмәт аның 30 процентын өстәп түли. Шул ук вакытта, акчаны күбрәк салып бару отышлырак. Чөнки никадәр күбрәк акча туплана, шулкадәр кредит алырга мөмкин. Әйтик, 500 мең сум тупланган икән, 500 мең сум кредит тәкъдим ителә.
Икенче этапта ташламалы шартларда кредит алырга мөмкин. Өч елдан биш елга кадәр акча туплаганнарның кредит ставкасы – 7, алты ел туплаганнарның 6 процент тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, кредит тупланган акча күләменнән артмаячак. Кимендә – 150 мең сум, иң күбе 1,5 миллион сум кредит алырга мөмкин. Акча туплаганда ук фатирны төзүчеләрне сайлау мөмкинлеге бар.
Гомумән, программада Башкортстанда яшәүче, кимендә ике балигъ булмаган балалы, инвалид балалы, яшь гаиләләр һәм ялгызы гына бала тәрбияләүче аналар катнаша ала. Шулай ук, төрле хәрби алышларда катнашучылар, тыл эшчәннәре, хезмәт ветераннары һәм инвалидлар программа кысаларында торак шартларын яхшыртырга мөмкин. Бер шарт бар. Аларның эш урыны мәгариф оешмасы, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль яклау, халык мәшгульлеге, физик культура һәм спорт өлкәсе булу мөһим.
Программа шартлары бәхәсләр дә тудырырга мөмкин. 1,5 миллион сум акча, әйтик, Туймазыда фатир алырга җитәчәк. Ә менә Уфада торак шартын яхшырту өчен бу гына аз. Акча 3-6 ел туплана. Шушы чорда фатир хаклары да артачак. Икенче яктан карасаң, 6-7 процент ташламаны бер генә банк та тәкъдим итми. Өстәвенә, Хөкүмәт 30 процент ярдәм күрсәтә. Күренүенчә, бизмәнгә салып карасаң, программа отышлы килеп чыга.