Быелгы форумның үзенчәлеге шунда: ул тәү тапкыр “Зур химия” халыкара форумын һәм “Газ. Нефть. Технологияләр” халыкара күргәзмәсен бер мәйданда берләштерә. Аңлашыла ки, шуңа бәйле аның эшчәнлек даирәсе дә, анда катнашучылар саны да бермә-бер артачак. Аның каравы, икътисадның нигезен тәшкил итүче ягулык-энергетика комплексы һәм химия тармагының дөньякүләм киңлектә әйдәүче компанияләре бер мәйданда җыелып, көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү, финанс көрчегенә һәм санкцияләргә бәйле хәл-шартларда арытаба үсеш стратегиясен билгеләү, алдынгы технологияләр белән танышу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге алачак. Бу җәһәттән форумның тармак һәм дөнья икътисады үсешендәге мөһим әһәмияте әлеге чара алдыннан Мәскәүдә үткән матбугат конференциясендә дә сызык өстенә алынды. Аның эшендә Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасы Эшлекле советының башкаручы секретаре Сергей Канавский, Русиянең химиклар берлеге президенты Виктор Иванов, Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге Президенты Геннадий Шмаль, илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бүлек начальнигы Александр Орлов, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасарлары — Артур Шәйнуров, Форумны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе Дмитрий Шаронов, республиканың сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Азат Фазлыев, Башкортстан күргәзмәләр компаниясенең генеральный директоры Альбина Килдегулова, тармактагы эре компанияләр җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Матбугат конференциясендә Дмитрий Шаронов белдерүенчә, ике зур чараны бер мәйданда берләштерү очраклы түгел.
— Форум да, күргәзмә дә бер үк вакытта диярлек үтәләр иде. Шуңа бәйле еш кына “Зур химия” форумында катнашучылардан күргәзмәне карап өлгерә алмаулары турында үкенеч сүзләре ишетергә туры килде. Быел бу хатаны төзәтергә булдык. Газ-нефть-химия атналыгы 24 майда һөнәри күргәзмә белән ачылып, 27 майда форум белән үз эшен тәмамлаячак, — диде ул бу уңайдан.
Ә инде форумның эшчәнлек даирәсенә килгәндә, матбугат конференциясендә яңгыратылган саннардан күренүенчә, ул моңа кадәргеләр арасында иң колачлы һәм мәртәбәле булачак. Аерым алганда, “Газ. Нефть. Технологияләр” ХХIV халыкара күргәзмәсендә генә дә Русиянең 35 төбәгеннән һәм 12 чит илдән 400дән артык әйдәүче компаниянең катнашуы көтелә. Алар арасында “Транснефть”, “Роснефть”, “ТАИФ”, “СИБУР”, “Татнефть”, “ЛУКОЙЛ”, “Башнефть”, “Газпромнефтехим Салават” кебек җи-тештерү гигантлары да бар. Янә килеп, беренче тапкыр Кытай Халык Республикасының 34 предприятиесе үз экспозициясен тәкъдим итәчәк. Шулай ук күргәзмәдә Беларусь дәүләт нефть һәм химия концернының 14 компаниясе катнашуы, “Каз Транс Газ”, “Газпром”, “ТАНЕКО” җәмгыятьләренең эшлекле делегацияләре килүе көтелә. Чит ил компанияләреннән күпчелекне исә Германия, АКШ, Финляндия, Сербия, Франция, Польша, Казахстан, Словения, Литва предприятиеләре тәшкил итә. Гомумән, ХХIV халыкара күргәзмә 14000 квадрат метр мәйданны биләячәк.
Русия нефть-газ-химия форумының эш программасы да гаять бай булачак. Аерым алганда, аның кысаларында Уфа мәйданнарында 38 чара, шул исәптән пленар утырыш, 10 секция утырышы, 11 конференция, 8 семинар, 4 “түгәрәк өстәл” үтәчәк. Чараларның спикер-экспертлары сыйфатында безнең илдән Мәскәүдән, Томскидан, Санкт-Петербургтан, Казаннан, Екатеринбургтан, Пермьнән, Владивостоктан, шулай ук Германиядән, Канададан, Швейцариядән әйдәүче компанияләр белгечләре чыгыш ясаячак. “Нефть-газ-химия тармагында дәүләт көйләве һәм тармак программалары” дигән темага пленар утырыш исә форумның төп оештыручылары булган Русиянең Энергетика, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, Башкортстан Хөкүмәте, республиканың Сәнәгать һәм инновацион үсеш министрлыгы җитәкчелеге катнашлыгында үтәчәк.
Гомумән, дүрт көн дәвам итәчәк чараларда тармак үсеше өчен җаваплы 15 меңнән күбрәк белгеч һәм җитәкче катнашуы көтелә. Форум йомгаклары буенча исә тармакны үстерүгә кагылышлы фикер-тәкъдимнәрне үз эченә алган резолюция кабул ителәчәк һәм ул Русия Хөкүмәтенә, тармак министрлыкларына җибәреләчәк.
Халыкара дәрәҗәдә шушы рәвешле форумнар үткәрү тармак үсешендә нинди анык нәтиҗәләр белән билгеләнә соң? Бу җәһәттән Дмитрий Шаронов матбугат конференциясендә түбәндәгеләрне җиткерде.
— Резолюция кабул итү — “Зур химия-2015” форумының мөһим нәтиҗә-ләренең берсе булды. Химия һәм нефть химиясе тармагында анда күтәрелгән мәсьәләләр арытаба Русия Хөкүмәтенең төрле рәсми даирәләрендә тикшерелде. Аерым алганда, Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә үткән утырышта “Зур химия” форумында бизнес вәкилләре тарафыннан күтәрелгән тармакта өстенлекле инвестицион проектларга һәм импортны алыштыруга бәйле мәсьәләләрне дәүләт дәрәҗәсендә тикшерергә һәм хәл итәргә тәкъдим ителде.
Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бүлек начальнигы Александр Орлов исә әлеге форумның мөһим әһәмиятен саннар теле белән аңлатты.
— Җитештерелгән продукция күләме буенча да, сәнәгатьтәге күрсәткечләр буенча да химия тармагы елдан-ел эш нәтиҗәләрен яхшырта бара. Мәсәлән, былтыр сәнәгатьнең барлык эшкәртүче тармакларында да күрсәткечләр аннан алдагы елга карата 104 процент күләмендә булды. 2015 елгы куәтләрне модернизацияләү һәм яңа производстволар, шул исәптән индустриаль парклар кысаларында, төзү буенча эш дәвам итте. Шулай ук импортны алыштыруга юнәлтелгән берничә проект тормышка ашырылды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, биредә әйдәп баручылар булып Идел буе федераль округындагы Башкортстан һәм Татарстан республикалары тора. Гомумән, тармак үсешендә Уфа форумының әһәмияте бик зур, — диде ул чыгышында.
Җитәкчеләр быелгы форумга да зур өметләр баглый. Аерым алганда, яңа куәтләрне эшкә кушуга, импортны алыштыру процессын тизләтүгә юнәлтелгән инвестицион контракт институтын эшкә кушуда һәм киң таратуда, аз тоннажлы химияне үстерүдә, яңа эшлекле бәйләнешләр булдыруда, ил икътисадына инвестицияләр агымына юл ачуда ул мөһим нәтиҗәләр белән билгеләнер дигән ышанычта алар. Без дә, һичшиксез, шул теләктә калабыз. Ахыр чиктә республиканың да, илнең дә социаль-икътисади иминлеге стратегик тармакның нәтиҗәле үсешүенә бәйләнгән.