Торак-коммуналь хуҗалыкта бик күп акчалар әйләнә. Кайбер идарәче компанияләр фатир хуҗаларыннан электр энергриясе өчен җыеп алынган акчаны чимал белән тәэмин итүче оешмаларга вакытында түләмәде. Нәтиҗәдә, бурычлар җыелды. Күңелсез хәлдән котылу максатында Башкортстанның энергия сату компаниясе фатир хуҗалары белән турыдан-туры килешүләргә күчәргә мәҗбүр булды. Мондый адым үзен аклады. Фатир хуҗалары күпме электр энергиясе сарыф иткән, шул кадәр генә түли башлады. Беркем дә счетчик күрсәткеченнән артыгын түләмәде. Шул ук вакытта, ОДН баш бәласенә әверелде. Электр энергиясе өчен аен-айга түләп баручы намуслы фатир хуҗалары да бәхәсләшергә мәҗбүр булды. Чөнки кайбер йортларда ОДН өчен фатирда сарыф иткән электр энергиясеннән дә күбрәк түләргә туры килде. Мөгаен, мондый йортлар әле дә бардыр.
— Кайбер йортларда ОДН шактый артык килеп чыкты, — диде Башкортстанның энергия сату компаниясенең башкаручы директоры Олег Козлов. — Күрсәткечне киметү максатында чаралар күрелде. Тикшерүләр нәтиҗәсендә кайбер йортларга тапшырылган электр энергиясеннән предприятиеләр, кибетләр, светофорлар, хәтта полиция пунктлары файдалануы ачыкланды. Шул ук вакытта, фатир хуҗаларына да сакчыллык турында уйланырга вакыт. Әйтик, подвалларда, подъездларда тәүлек әйләнәсенә ут янып торган йортлар бар. Лифт җиһазларының искергән булуы да ОДН артуга китерә. Энергияне аз сарыф итүче лампалар урнаштырылса, хәл яхшы якка үзгәрер иде. Исәпләгечләрнең искергән булуы да ОДНны арттыра. Уфада җиһазларның 20 проценттан артыгы искергән. Мондый шартларны үтәгән һәм җитешсезлекләрне гамәлдән чыгарган йортларда уңай үзгәреш күзәтелә. Гомумән, күрелгән чаралар нәтиҗә бирде. Төбәк-тә ОДН 22 проценттан 11 процентка кадәр кимеде. Шул ук вакытта, бу күрсәткеч 20-30 процент тәшкил иткән йортлар кала бирә.
Күпкатлы йортларда яшәүчеләр чамадан тыш артык язылган ОДН белән килешми. Алар хаклы. Республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Альфред Зиннәтуллин фикеренчә, фатир хуҗалары гомум йорт ихтыяҗларына файдаланылган электр энергиясе өчен генә түләргә тиеш. ОДНның арту сәбәпләрен нигезләүне һәркем таләп итәргә хаклы.
Май башыннан ОДН билгеләү шартлары үзгәрә. Иң элек, гомумйорт ихтыяҗының мәйданы, лифтлар, яктырту системалары исәпкә алынып, һәр йортка норматив билгеләнәчәк. Әйтик, тар подъездлы, азкатлы йортларда ОДН күләме азрак булачак. Ә менә киң подъездлы, җиңел автомобиль сыярдай лифтлы, подъезды күпләп яктыртылучы йортларда ОДНны да күбрәк түләргә туры киләчәк.
Яңа таләпләр буенча ОДН күләмен идарәче компанияләр билгеләячәк. Алар үз кесәсеннән түләмәс өчен читтән тоташкан кулланучылар сарыф иткән энергия чыгымнарын фатир хуҗалары исәбенә капламасмы? ОДНның дөрес билгеләнүен ачыклап булырмы? Кыскасы, фатир хуҗаларына бердәм һәм уяу булырга кирәк.