+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 Май 2016, 02:00

Яңа үрләргә юл ачсын!

Русиянең нефть-газ-химия форум бик күп мөһим эшлекле башлангычлар белән билгеләнде.Үтеп баручы атна Башкортстанның икътисади тормышында истәлекле вакыйгаларга бай булды. “ВДНХ-ЭКСПО” күргәзмәләр комплексында Русиянең нефть-газ-химия форумы үтте. Ул “Газ. Нефть. Технологияләр-2016” халыкара күргәзмәсе белән ачылып, кичә аның эшен “Зур химия” халыкара форумы дәвам итте. Чараның пленар өлешендә Русия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Сергей Цыб, энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, аның урынбасарлары, форумны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе Дмитрий Шаронов һәм башкалар катнашты.

– Форумда Русия төбәкләреннән, чит илләрдән власть, бизнес вәкилләре, галимнәр, белгечләр катнаша. Республиканың ягулык-энергетика комплексы предприятиеләренең үсеш күрсәткече тотрыклы. Тармак предприятиеләре чималны тирәнтен эшкәртү, проектларны гамәлгә ашыру, инвестицияләр җәлеп итү юнәлешендә дә яхшы нәтиҗәләргә иреште. Форум эшлекле шартларда үтсен һәм килгән кунакларга да, төбәк предприятиеләренә дә уңышлы булсын! – диде Рөстәм Хәбибуллин.

Форум кысаларында Русия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Сергей Цыб һәм энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов күргәзмәләрне карады. Дәрәҗәле кунаклар Башкортстан предприятиеләре җитештергән продукцияләргә, тәкъдим иткән технологияләргә югары бәһа бирде.

Пленар өлештән соң химия һәм нефть-химия сәнәгатен үстерү мәсьәләләре буенча эксперт һәм аз тоннажлы җитештерүне үстерү мәсьәләләре буенча фәнни-техник ведомствоара советларның берлектәге утырышы үтте. Арытаба форум эше секцияләрдә дәвам итте.
Читайте нас: