“Кече бизнес — идеядән башлап, аны гамәлгә ашырганга кадәр” дип аталган ике көнлек җыенда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү проблемалары, кече бизнеска дәүләт ярдәмен арттыру юллары турында җитди сөйләшү булачак. Аерым алганда, пленар һәм Башкортстан Башлыгы каршындагы Инвестицион мохитне яхшырту буенча иҗтимагый совет утырышларыннан тыш, программа күпсанлы “түгәрәк өстәл”ләр һәм ачыктан-ачык фикер алышуларны да үз эченә ала. Кече бизнеска ярдәм күрсәтү институтлары һәм инструментлары; кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү буенча иң яхшы төбәк һәм муниципаль тәҗрибә; “Күп функцияле үзәкләр — бизнес өчен” юнәлешен тормышка ашыру; субконтрактация һәм аут-сорсинг нигезендә эре предприятиеләр һәм кече бизнес кооперациясе; инвестицияләр җәлеп итү һәм малтабарлыкны үстерү өчен туризм-рекреация мөмкинлекләре һәм башкалар — болар форумның көн тәртибенә чыгарылган темаларның берничәсе генә.
Әйтик, форум кысаларында үткән “Кече бизнеска ярдәм күрсәтү институтлары һәм инструментлары” дигән темага түгәрәк өстәлдә республиканың Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Вячеслав Гыйләҗетдинов 2015 елда федераль акча исәбенә Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү үзәге төзелүе хакында җиткерде. Ул мәгълүмат-консультация хезмәте күрсәтә, “Стартаплар автобусы” проектын тормышка ашыра, республика төбәкләрендә малтабарлык торышына мониторинг үткәрә. Шулай ук Инвестиция башлангычларына ярдәм фонды төзелгән. Аның буенча эшкуарлар өч елга кадәр вакытка алты процент белән 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр кредит алу мөмкинлегенә ия. Агымдагы елдан исә Остазлык акциясе эшкә кушылган. Аңа ярашлы, 2016 елның 1 гыйнварыннан соң теркәлгән эшкуарлар, керү һәм әгъзалык взносларыннан азат ителеп, иҗтимагый оешмалар сафларына алына һәм алар биргән мөмкинлекләрдән бушлай файдалана. Малтабарлар, шулай ук, хәзер җиһазлар сатып алганда да субсидиягә өмет итә ала.
Ике көнлек чара кысаларында берничә мөһим килешүгә кул кую да күзаллана. Аерым алганда, Магнитогорск металлургия комбинаты белән хезмәттәшлек турында яңа килешүгә кул куелды. Аны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов һәм “Магнитогорск металлургия комбинаты” җәмгыяте генеральный директоры Павел Шиляев имзалады. Кытай партнерлары белән Сибай шәһәрендә цемент заводы төзү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыруга бәйле ниятләр турында протоколга, Мәскәү бизнесменнары белән Урал аръягы малтабарлык эшчәнлегенең Укыту-демонстрацион яшьләр үзәген төзү буенча документка кул кую күздә тотыла. Моннан тыш, Урал аръягында җиңел сәнәгать өлкәсендә эшкуарлык башлангычларын тормышка ашыру максатында “Колибри” компаниясе белән дә килешү төзергә ниятләнә. Ул тегү цехларын, синтепон эшләү буенча линияләр төзүне үз эченә ала. Шушы бер проектны тормышка ашыру гына да төбәктә якынча 500 хатын-кызны эш белән тәэмин итәчәк дип көтелә.
Бүген форум үз эшен Әбҗәлил районында дәвам итәчәк. Аның эш нәтиҗәләре турында тулырак һәм эзлекле итеп гәзитнең киләсе санында аналитик мәкаләдә таныштырырбыз.