+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 июнь 2016, 02:00

Форум үзе — төбәк икътисадына озайлы инвестиция!

Аның мәртәбәле җимешләре алда булачак әле.10-11 июньдә Сибай шәһәрендә һәм Әбҗәлил районында мөһим эшлекле чара — “Урал аръягы-2016” эшкуарлар форумы үтте. “Кече бизнес — идеядән башлап, аны гамәлгә ашырганга кадәр” дип аталган ике көнлек җыен кысаларында пленар һәм Башкортстан Башлыгы каршындагы Инвестицион мохитне яхшырту буенча иҗтимагый совет утырышлары, күпсанлы “түгәрәк өстәл”ләр узды. Аерым алганда, республикада һәм Урал аръягы районнарында малтабарлык үсешенә кагылышлы мәсьәләләр “Кече бизнеска ярдәм күрсәтү институтлары һәм инструментлары”, “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү буенча иң яхшы төбәк һәм муниципаль тәҗрибә”, “Күп функцияле үзәкләр — бизнес өчен” юнәлешен тормышка ашыру”, “Субконтрактация һәм аутсорсинг нигезендә эре предприятиеләр һәм кече бизнес кооперациясе”, “Малтабарлыкны үстерү өчен туризм-рекреация мөмкинлекләре” һәм башка “түгәрәк өстәл” утырышларында һәм фикер алышулар барышында тикшерелде.

Әйтергә кирәк, форум кысаларында һәр эшлекле чара тармак үсешендә мө­һим башлангычлар, анык килешүләр, стратегик карарлар белән билгеләнде. Мәсәлән, “Урал аръягы-2016” фору­мының пленар өлешендә республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов Башкортстан икътисадын үстерү буенча 15 елга исәпләнгән озайлы программаның асылы, максатлары һәм тормышка ашыру юллары белән таныштырды. —“Стратегия-2030” дип аталучы документны ноябрьдә кабул итү күзал­лана. Бу эш берничә этапта башкарылачак. Тәүдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов төп өстен­лек­ләрне билгеләячәк. Аннары, август айларында әлеге максатларга ирешергә ярдәм итәчәк стратегик проектлар да яңгыра­тылачак, — диде атап әйткәндә Рөстәм Мәрданов.Хөкүмәт Премьер-министры белде­рүенчә, документ өч сценарийда эш­ләнә. Беренчесе — чамадан тыш консерватив һәм дөнья базарында нефть­нең барреле 25 доллар исәбен­нән чыгып төзелә. Икенче сценарий уртача һәм нефтьнең барреле 40 доллар булуны күз уңында тота. өченчесе исә уңай һәм нефтьнең барреле 60 доллар булган очракта гына тормышка ашырырга яраклы. Әмма Рөстәм Мәрданов билгеләвенчә, бу вариант­ның булуы икеле.Башкортстан Башлыгы каршындагы Инвестицион мохитне яхшырту буенча иҗтимагый совет утырышында исә Премьер-министр урынбасары — республика Хөкүмәте Аппараты җитәк­чесе Илшат Таҗетдинов Урал аръягында һәм төньяк-көнчыгыш районнарда өстенлекле проектларны тормышка ашыручы инвесторларга салым ташламалары булачагы хакында белдерде.— Норматив документлар, стандарт булган 2,2 процент урынына, беренче эшләгән елда оешмалар милкенә салымнан азат итә. Моннан тыш, ке­ремгә салымның республика бюджетына күчерелүче өлеше 18 урынына 13,5 процент булачак. Республика Хөкүмәте шулай ук капиталь салулар­ның минималь күләмен 10 миллион сум­­га кадәр азайтырга, ташламалы салым чорын өчкә кадәр арттырырга, җир участокларын сатулашуларсыз би­рергә тәкъдим итә, — диде Илшат Таҗетдинов.“Түгәрәк өстәл”ләр барышында да эшкуарлар күңеленә сары май булып ятарлык һәм төбәктә малтабарлык үсешен яңа баскычка чыгаруга юнәл­телгән башлангычлар байтак булды.Әйтик, форум кысаларында үткән “Кече бизнеска ярдәм күрсәтү институтлары һәм инструментлары” дигән темага “түгәрәк өстәл”дә республи­каның Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Вячеслав Гыйләҗетдинов 2015 елда федераль акча исәбенә Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү үзәге төзелүе хакында җиткер­де. Ул мәгълүмат-консультация хезмәте күрсәтә, “Стартаплар автобусы” проектын тормышка ашыра, республика төбәкләрендә малтабарлык торышына мониторинг үткәрә. Шулай ук Инвестиция башлангычларына ярдәм фонды төзелгән. Аның буенча эшкуарлар өч елга кадәр вакытка алты процент белән 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр кредит алу мөмкинлегенә ия. Агымдагы елдан исә Остазлык акциясе эшкә кушылган. Аңа ярашлы, 2016 елның 1 гыйнварыннан соң теркәлгән эшкуарлар, керү һәм әгъзалык взносларыннан азат ителеп, иҗтимагый оешмалар сафларына алына һәм алар биргән мөмкинлекләрдән бушлай файдалана. Малтабарлар, шулай ук, хәзер җиһаз­лар сатып алганда да субсидиягә өмет итә ала.“Урал аръягы-2016” эшкуарлар форумы Әбҗәлил районындагы “Яктыкүл” шифаханәсе өчен дә истәлекле вакыйга белән билгеләнде. Респуб­ли­каның эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты, Әбҗәлил районы хакимияте, “Башкортстан Республикасын­да кече һәм урта эшкуарлыкны үсте­рү буенча инфраструктура проектлары” ассоциациясе һәм Кунакханә бизнесы һәм туризм хезмәткәрләре ассоциациясе җитәкчеләре кул куйган килешүгә ярашлы “Яктыкүл” шифа­ханәсе тер­риториясендә күңел ачу паркы оештырылачак. Проектны тормышка ашырырга Ташбулат авыл Советы территориясендә уңайлы җир мәйданы сайланачак, инвесторлар җәлеп ителәчәк.“Инвестицияләр җәлеп итү һәм малтабарлыкны үстерү өчен туризм-рекреация мөмкинлекләре” дигән “түгәрәк өстәл”дә исә шушы юнәлештә Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе арасында хезмәттәшлекне үстерү, зур сорау белән файдаланучы төбәкара туризм маршрутлары төзү мәсьәләләре тикшерелде.Форум тармак үсешен яңа баскычка чыгарачак һәм гомум төбәк икътисадында мөһим әһәмияткә ия килешү­ләргә дә бай булды. Аерым алганда, Кытай Халык Республикасының “Цзю­нь­хэ” компаниясе белән хез­мәттәшлек турында чираттагы киле­шүгә кул куелды. Ул Сибайда тәүлегенә 5 мең тонна продукция җитештерергә сәләтле цемент заводы төзүне күздә тота. Кытай ягы әлеге проектка 205 миллион доллар салачак. Завод ике елда төзеләчәк. Тәүдә анда 300 Кытай кешесе эшләя-чәк, арытаба Урал аръягы районнары халкы да җәлеп ителәчәк.Чарада республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов Кытай эшкуарлары белән хезмәт­тәш­лектә башка өстенлекле юнәлешләр булуны да сызык өстенә алды.— Безнең делегация күптән түгел генә Кытайның Аньхой провинция­сеннән кайтты. Анда тормышка ашырырлык дүрт проект бар. Алар авыл хуҗалыгын, теплица комплекслары төзүне һәм Кытай һәм Башкортстан малтабарларының тыгыз хезмәт­тәшлеген тәэмин итәргә тиешле логистик үзәк булдыруны үз эченә ала. Иң якын арада эшкә кушылачагы исә — Ишембайдагы металлургия комплексы. Анда төзелеш эшләре бара да инде. Тиздән проектны тормышка ашыруга дәүләт ярдәме турында килешү төзе­ләчәк. Әлеге төзелешкә инвестицияләр күләме 10 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин, — диде Рөстәм Мәрданов.Башкортстан Хөкүмәте һәм Магнитогорск металлургия комбинаты арасында төзелгән яңа килешү дә форумның мөһим вакыйгаларының берсе саналырга хаклы. Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов һәм җәмгыятьнең генеральный директоры Павел Шиляев култамгалары белән ныгытылган әлеге документ ике арада хезмәттәшлекне тагы да киңәй­түне һәм тирәнәйтүне күз уңында тота.Өченче килешү “Колибри” тегү фабрикасы белән төзелде. Ул тегү цехларын, синтепон эшләү буенча линияләр төзүне үз эченә ала. Шушы бер проектны тормышка ашыру гына да төбәктә якынча 500 хатын-кызны эш белән тәэмин итәчәк.Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Күренүенчә, беренче карашка ук та “Урал аръягы-2016” эшкуарлар фору­мы­ның мөһим нәтиҗәләре күзгә бәре-леп ята. Аңлашыла, күрше төбәкләр, чит дәүләтләр эшлекле даирәләре белән якыннан аралашулар, мөмкин булган хезмәттәшлек юнәлешләре хакында фикер алышулар, дәүләт дәрә­җә­сендә республикада малтабарлар һәм инвесторлар өчен тудырылган мөмкинлекләр һәм уңай шартлар югарыда аталган килешүләр белән генә чикләнмәячәк, әлбәттә. Бу җәһәттән эшлекле форум үзе үк, киләчәкне уйлаганда, республикада малтабарлык үсешенә һәм, гомумән, төбәк икътисадына зур һәм озайлы инвестиция булып тора. Һәм, иманыбыз камил, мондый эшчәнлекнең җимешләре дә, һич­шик­сез, мул булырга, ишелеп уңарга тиеш!
Читайте нас: