+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
30 июнь 2016, 02:00

Тарифларны арттыру — кичектергесез чара

Аның каравы, компенсацияләр күләме дә индексацияләнәчәк.Башкортстанда 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 8-12 процентка артачак. Бу турыда Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитеты утырышында Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ирина Васимирская хәбәр итте.

Салкын суның кубометры — 22,21 сум, кулланылышта булган суны чистар­ту һәм аны канализация аша үтильләштерү 20,47 сум тәшкил итәчәк. Узган елда бу ставкалар 21,16 һәм 18,44 сум иде.

Кайнар су бәясендә җылылык энергиясе гигакалориясе “Уфа инженерлык челтәрләре” өчен — 1845,28, “БашРТС” җәмгыяте өчен 1902,23 сум булачак. Җылылык өчен шул ук ставка кала. Былтыр чимал компанияләренең икесендә дә ул 1774,31 сум иде. Тарифлар буенча ведомство башлыгы билгеләвенчә, ставкалар формалашуына җитештерү нәтиҗәлелеге, челтәрләр озынлыгы һәм аларның таушалганлык дәрәҗәсе йогынты ясый.

Электр плитәләре файдаланылмаган йортларда энергиянең бер киловатты 2,74 сум тәшкил итәчәк (узган елда — 2,55 сум). Электр плитәләре булган йортларда яшәүчеләр бер киловатт-сәгать өчен 1,92 сум түлиячәк.

Шул ук вакытта, республикада коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр Ру­сиянең күп кенә төбәкләре белән ча­гыштырганда түбәнрәк булып кала. Тарифларны шушы рәвешле арттыру исә торак-коммуналь хуҗалык объектларын әлегә кадәр булганча бернинди өзеклекләрсез эшләтү, таушал­ган фондны төзекләндерү зарурлыгы белән бәйле. Аннары, республиканың Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 1 июльдән коммуналь хезмәтләргә тарифлар артуга бәйле, торак-коммуналь хезмәтләр өчен компенсацияләр күләме дә индексацияләнәчәк. Әлеге вакытта республикада 808 мең кеше социаль ярдәм төрләреннән файдалана. Мәсә­лән, узган елда торак-коммуналь хезмәтләргә компенсация өчен 6,8 миллиард сум түләнгән. Бу аннан элекке елдагы күрсәткечтән 23 процентка күбрәк.

Министрлыктан белдерүләренчә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарны компенсацияләүнең берничә төре бар. Ул ай саен бирелүче акчалата компенсация, субсидия, быелдан исә 70 яшьтән узган гражданнар өчен капиталь ремонт өчен түләүне компен­сацияләү рәвешендә дә була ала. Компенсацияләр турында тулы мәгъ­лүматны министрлыкның рәсми сайтыннан алырга мөмкин.
Читайте нас: