+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 июль 2016, 02:00

Үзгәрешләр – нәтиҗәле икътисад асылы

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәкнең икътисади үсеше һәм тотрыклылыгы гаранты булып тора. Аның алдагы сайлауларда “Бердәм Русия”леләр исемлеген җитәкләүгә ризалык бирүе аларның позицияләрен ныгыта. Иҗтимагый палата каршындагы Эксперт-консультация советы әгъзасы, икътисадчы Константин Кузьминых нәкъ шундый фикердә.

— Әлеге вакытта “Бердәм Русия” партиясе Владимир Путин тирәсендә тупланган халыкның мәнфәгатьләрен чагылдыручы сәяси көч булып тора, — диде ул. — Аның сайлау алды программасы — декларация генә түгел, ә хәл ителәсе бурычлар җыентыгы. Партиянең гамәлдәге эшләре моны ныклы раслый.

Константин Кузьминых фикеренчә, партия программасы социаль юнәлешле. Анда халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә, дәүләтнең көндәшлек сәләтен арттыруга, эшкуарларга булышлык итүгә һәм инвестицион мохитне яхшыртуга зур игътибар бүленә. Программаның асылы: Русия гражданнарының уникаль куәте — арытабангы үсеш нигезе.

— “Бердәм Русия” партиясе ныклы бюджет, түбән инфляция, ышанычлы банклар, тотрыклы валюта, гадел салымнар, югары инновацион һәм инвестицион активлыкның эшчәнлек төрләрен стимуллаштыру яклы, — диде Константин Кузьминых. — Башкортстан халкы сайлаучы сыйфатында республика һәм ил икътисадын яхшы якка үзгәртүгә өлеш кертә ала. Нәтиҗәле икътисадның сәяси һәм социаль үзгәрешләрне алга этәрүче көч булуын аңлаучылар гына тормышны яхшы якка үзгәртә ала.
Читайте нас: