Беренче чиратта ярдәмне ишле балалы гаиләләр тоя. Дүрт балалы гаиләләр ай саен — 1500, биш һәм аннан да күбрәк балалылар 2000 сум ярдәм ала. Былтыр төбәктә 9876 гаиләгә 197,6 миллион сум ярдәм күрсәтелгән. Беренче карашка, ике мең сум гаилә бюджетын бик азга гына тулыландыра сыман. Шулай да, максатлы тотынганда бу акча да нәтиҗә бирә.
Кайбер гаиләләрдә балалар бер-артлы дөньяга килә. Мондый күренешнең сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Шул ук вакытта, хәл итәсе мәсьәлә үзгәрми. Гаиләне бер генә кеше туйдыра алмаска мөмкин. Мондый хәлдә калучылар да игътибардан читтә түгел. Аз тәэмин ителгән ишле гаиләләрдә өченче һәм аннан соң туган балаларга яшь ярымнан өч яшькә кадәр ай саен 3000 сум акча түләнә. Акча һәр балага аерым килә. Былтыр республикада 14503 балага 355,1 миллион сум юнәлтелгән.
Игезәк балалар дөньяга килүе — гаилә өчен икеләтә шатлык. Шул ук вакытта, мәшәкатьләр, чыгымнар да икеләтә арта. Хөкүмәт мондый гаиләләрне дә игътибардан читтә калдырмый. Берьюлы ике һәм аннан да күбрәк баласы туган гаиләләргә аларга өч яшь тулганчы ай саен 500 сум пособие түләнергә тиеш. Шул ук вакытта, гаиләнең уртача кереме республикада җан башына туры килгән яшәү минимумыннан ике тапкырга артык булырга тиеш түгел.
Тугыз һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбия-ләүче гаиләләргә бер тапкыр 600 мең сум акча түләнелә. Былтыр төбәктә сигез гаиләгә шундый бәхет тәтегән. Ишле балалы гаиләләр бу акчаны, башлыча, йортын зурайтырга, яки машина алырга тотына.
Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп кору утка, суга, газга һәм түләүләрнең артуына китерде. Аз тәэмин ителгәннәргә аен айга бурычларын түләп бару җиңел түгел. Бурычы җыелганнар утсыз, сусыз, газсыз калырга мөмкин. Мондый күңелсез хәлләргә чик кую максатында дүрт һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә торак һәм коммуналь хезмәтләр чыгымнарына бер-дәм акча компенсациясе түләнә. 2015 елда республикада 20 мең гаиләгә 264,2 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Шулай ук, Башкортстанда инвалид бала тәрбияләүче гаилә-ләр, студент гаиләләре дә ярдәм тоя.
Башкортстанда балалы гаиләләргә акчалата ярдәм өләшүдән тыш, акчаны эшләп табу өчен шартлар тудыру тәҗрибәсе дә уңышлы гамәлгә ашырыла. Кыскасы, балык түгел, кармак тәкъдим ителә. Аны нәтиҗәле файдалану һәркемнең тырышлыгына, максатына бәйле. 2014 елдан бирле балалы аз тәэмин ителгән гаиләләргә социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм күрсәтелә. Бала тәрбия-ләүче социаль якланмаган гаиләләр ярдәмгә өмет итә ала. Үз эшен башларга теләүчеләргә – 100, шәхси хуҗалыгын оештырырга теләүчеләргә — 50, эшкә урнашу өчен һөнәр үзләштерергә теләүчеләргә 15 меңгә кадәр ярдәм күрсәтелә. Статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, әлеге механизм чыгымнарны аклый. Былтыр 44,6 миллион сумлык 1162 социаль контракт төзелгән. Шул ук вакытта, аз тәэмин ителгән гаиләләрнең керемнәре (һәр гаилә әгъзасына) сизелерлек арткан. Мондый төр ярдәмнең өстенлекле яклары хәтсез. Тәкъдим ителгән акча тотылырга, гаиләгә аз файда китерергә мөмкин. Шул ук вакытта, оешкан шәхси хуҗалык гаиләне азык-төлек белән тәэмин итүдән тыш, балаларны эшләп ашарга өйрәтә. Кешене эш кеше иткәнгә, хезмәт чыныгуы алучыларның җәмгыятьтә дә сынатмаячагына өмет зур.
Күренүенчә, Башкортстанда бала тәрбияләүче гаиләләргә дәүләт ярдәме курсәтелә. Бу мөкатдәс эшнең тагын да нәтиҗәлерәк башкарылуы ярдәм күрсәтү өчен җаваплы җитәкчеләрнең, оешмаларның тырышлыгына, гаиләләрнең активлыгына да бәйле. Еламаган балага имезлек бирмиләр. Мохтаҗ гаиләләр бу хакта онытмаса, үзләренә тиешле ярдәмне һичшиксез алачак.