+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 июль 2016, 02:00

Ашарга өйрәндек, ә сатарга?

Саклагыч булса, бәрәңгене Мисырга үзебез сатачакбыз.23 июльдә Русиядә “Яшь бәрәңге көне” билгеләнде. Илнең зур шәһәрләрендә ул тантаналы төс алуга карамастан, ни сәбәпледер, Уфада искә алынмады кебек. Хәер, бәрәңгегә бәйле күңел ачу чаралары күбрәк шәһәр халкы күңеленә хуш килә торгандыр. Ни дисәң дә, авыл кешеләренең җәй уртасындагы мәшәкатьләре очсыз-кырыйсыз. Дөрес, яшь бәрәңгедән авылда 2-3 атна элек үк авыз иткәннәр дә аз булмады, ул бүген авылда табын түреннән төшми. Кунакка килүчеләргә дә зур күчтәнәч ул.

Яшь бәрәңге көнен билгеләүнең үз сәбәбе бар. Быел җәй Европа халкының беренче тапкыр бәрәңге күрүенә 420 ел тула. Эш шуңарда ки, 1696 елда Швейцария ботанигы Каспар Баугин бәрәңге турындагы беренче фәнни хезмәт яза.

Русиядә бәрәңгенең беренче тапкыр күренүен Петр I тырышлыгы белән бәйлиләр. XVII гасыр ахырында аның әмере белән илдә бәрәңге үстерүне тарату максатында Голландиядән Мәскәүгә бер капчык бүлбе китерелә. Русиядә һәр яңалык каршылыклар белән кабул ителгәнлектән, халык яңа төр азыкны башта кабул итәргә теләми...

Бүген “икенче икмәк” безнең тормышыбызда, туклануда нинди роль уйный? Илебездә колорадо коңгызының таралуы бәрәңге үстерүгә аяк чала алдымы? Башкортстанда “икенче икмәк”не үстерүдә, аны сатуда нинди проблемалар бар? “Яшь бәрәңге көне” уңаеннан уйланулар шул хакта.


Русиягә бәрәңге каян китерелә?

Русиядә бәрәңгене ил күләмендә үстерү гаять зур каршылыкка очрый. Бу хакта тарихта кызыклы мәгълүматлар сакланган. Моңа кадәр аны бер дә ишетмәгән-күрмәгән русиялеләр аны “шайтан алмасы” дип атый. Үз гомерендә авызына да алмаган халык бәрәңгене ничек кулланырга да белми. Берәүләре пешермичә ашый, икенчеләре кабыгы белән генә тукланып агулана. Беренче елларда бәрәңге, ризык буларак, гыйлем-укуга ия аристократ йортларында гына бирелә. Хәтта арада аны, ни рәвешле кулланырга белмәгәнлектән, бай хатын-кызларның чәчләрен бизәү максатында чәчәге өчен генә үстергәннәр.

1765 елда Әби-патша Екатерина II бәрәңгенең файдасы, аны үстерү тәртипләрен аңлату максатында махсус карар чыгара. Аянычка каршы, шул елда илдә ашлык уңмый һәм халыкның тамагын ничек туйдыру проблемасы туа. Халыкны ачлыктан бәрәңге генә саклап калачагы дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелә. Әмма “искелеккә ябышып яшәгән” халык бәрәңге үстерергә теләми. Ил күләмендә бу шөгыльне мәҗбүри кертү мәсьәләсен Сенат 23 тапкыр карый. Бәрәңгенең кеше сәламәтлеге өчен никадәр файдалы булуын дәлилләп, Медицина коллегиясе махсус белешмәләр әзерләп тарата.

Еллар үтү белән “бәрәңге рево­люциясе” җиңеп чыга һәм, халык телендә “икенче икмәк”кә әверелеп, ил тарихындагы дәһшәтле чорларда миллионнарча кешене ачлыктан, үлемнән саклап кала.

Колорадо “кунаклары”

Халык бәрәңге үстерүгә шул­кадәр өйрәнеп һәм күнегеп китә ки, төрле халык “икенче икмәк” турында җырлар иҗат итә, төрле сынамышлар барлыкка килә. Авыл халкы тукланып кына түгел, аны сатудан да игелек күрә башлый.

Кызганычка каршы, крестьян ихатасының төп ризыгына әйләнгән бәрәңге глобаль һөҗүм корбанына дучар була. Сүз, әлбәттә, колорадо коңгызлары турында. Күпләр аны, АКШтагы Колорадо штатыннан таралган, дип уйлый. Ул анда “үтеп барышлый” гына туктап алган икән. Бу коңгызның ватаны — Мексиканың төньяк-көнчыгышы. Шушы илдән ул чүллекләр, океаннар аша дөнья буйлап тарала. Бигрәк тә Колорадо штатындагы зур-зур бәрәңге планта­цияләренә эләккәч, ул чыныга, чир­ләргә бирешми торган көчле организмлы куркыныч бөҗәккә әверелә.

1877 елда Европада немец крестьяннары бу коңгызны беренче тапкыр күргәч үк шакката. Рейхстаг, паникага бирелеп, илгә АКШтан бәрәңге китерүне тыя. Галимнәр ашыгыч рәвештә әлеге корткыч бөҗәккә каршы көрәшү максатында эзләнүләргә тотына. Тикшеренү нәтиҗәләре тагын да куркынычрак була: җиргә бәрәңгене өч ел рәттән утыртмаган очракта да колорадо коңгызы ачтан үлмәячәк, ул шул вакыт дәвамында җир астында крестьянның яңадан бәрәңге утыртканын көтеп йоклап ятачак икән! Германия басуларындагы әлеге корткычларга каршы хәрби армия дә җәлеп ителә, тик җиңү яуланмый.

Беренче Бөтендөнья сугышы башланган чорда ерткыч бөҗәкләр Францияне “яулый”. Икенче Бөтен­дөнья сугышы башлангач, Колорадо “кунаклары” немец гаскәрләре белән бергә Польшаны, Балтыйк буе илләрен “ала”.

СССРда колорадо коңгызлары беренче тапкыр 1949 елда Львов өлкәсенең бәрәңге басуларында күренә башлый. Дүрт елдан соң алар, илнең көньяк төбәкләрендә күпләп үрчеп, урындагы табигый-климатик шартларга җайлаша башлый. Хәзер инде аларны Русиянең бәрәңге үстерелүче барлык төбәк­ләрендә дә очрату табигый хәл.

Колорадо коңгызының дошманнары юк диярлек. Кошларның аңа исе дә китми. Аны бары тик мисыр та­выгы гына ашый икән, диләр. Лә­кин бөҗәк-ерткычларны җиңү өчен күпме мисыр тавыгы кирәк булыр икән? Халык алымнары белән көрә­шү дә файдасыз. Әрем, суган кабыгы, канлы үлән (чистотел) исен яратмыйлар, имеш. Әлеге үлән суын кичтән әзерләп, иртә белән бәрәңге яфракларына сибәләр. Җиле булмаса, бәлки, чынлап та файдасы булыр иде. Әмма үлән исе җилсез дә тиз таралучан...

Химик препаратлар да ярдәм итә алмагач, халык иң ышанычлы юлны сайлады — колорадо коңгыз­ларын аларның бәрәңге яфрагы астындагы күкәйләрен кул белән җыеп йөрибез дә, соңыннан яндырабыз. Әлегә бу алым — иң ышаныч­лысы, иң мөһиме — экологик яктан иң тазасы дип исәпләнә.

Үзебезнең бәрәңге җитә, әмма...

Русия — дөньяда бәрәңгене иң күп кулланучы илләрнең берсе. Рәсми мәгълүматларга караганда, һәр кеше елына 63-65 килограмм бәрәңге ашый. Белгечләр, санитар норма буенча бу күрсәткеч 110 килограммнан ким булмаска тиеш, дип исәпли. Хәер, сәүдә ноктасында юк нәрсә түгел, бәрәңгене һәркем сатып алырга сәләтле. Аның каравы, Башкортстанда һәркем елына уртача 120-125 килограмм чамасы куллана аны. Әлеге саннардан чыгып фикер йөрткәндә, ил халкын туйдыру өчен — 11 миллион, орлык фондына 1 һәм шәхси бакчаларда утыртырга 2 миллион тонна бәрәңге кирәк. Моңа, билгеле, ел дәвамында малларга ашаткан 5 миллион тоннаны да өстәргә кирәк. Шулай итеп, Русиянең еллык ихтыяҗы 20-22 миллион тоннага җитә.

Шунысы да мәгълүм булсын: соңгы елларда илдә “икенче ик­мәк”нең тулай җыемы 28-31 миллион тонна чамасы тәшкил итте. Берничә ел элек булган корылыкта Русиядә бәрәңге уңышы кимегән­лектән, их­тыяҗны Мисыр, Пакистан бәрәң­ге­се белән канәгатьләндерергә уйлаганнар иде. Хәзер үзебезнеке сәү­дә базарыннан аларны кысрыклап чыгарды.

Русиядә бәрәңге плантацияләре 2,2 миллион гектар чамасы тәшкил итә. Табигый шартлар гына түгел, игү технологиясе сакланган хәлдә илебез әлеге төр чимал белән үзен тәэмин итәргә сәләтле. Кызганычка каршы, ихтыяҗ артык зур булмаса да, Русия ел саен уртача 600-650 мең тонна бәрәңгене читтән кайтара. Тик, ни сәбәпледер, Русия Хөкүмәте бәрәңгене күпләп игүче төбәкләрдән алуны өстен күрми. Мисал өчен: Башкортстанда ел саен уртача 1,2 миллион тонна чамасы бәрәңге үстерелә, ә куллану ихтыяҗы 431 мең тоннадан артмый. 680 мең тонна, ягъни кирәгеннән ике тапкыр чамасы, бәрәңге артып кала. Быел дәүләт программасына ярашлы, 1 миллион 390 мең тонна бәрәңге җитеш­терелергә тиеш.

Артыгы кемгә?

Башкортстанда 2020 елга кадәр яшелчәчелекне һәм бәрәңге игүне үстерү программасы кабул ителде. Әлеге документка ярашлы, бу чорга “икенче икмәк”нең тулай җыемы 1 миллион 450 мең тоннага һәм гектар куәте 152 центнерга җитәргә тиеш. Бик тә амбициоз бурыч. Бүген үк республикада бәрәңгенең байтагына ихтыяҗ юклыгын исәпкә алганда, артык зур максат урынсыз да кебек. Әмма импортны алыштыру сәясәтен гамәлгә ашырганда һәм республика җитештерүчеләренең дөнья базарына чыгу мөмкинлеге артканда, әлбәттә, киеренке бурыч үтәлер.
Республиканың аграр сәясәте, беренче чиратта, үзебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә, авылда яшәүчеләрнең һәм эшләүче­ләрнең социаль хәлен яхшыртуга һәм җитештерүне модернизация­ләүгә юнәлтелгән. Бәрәңге игү юнә­лешенең дә фәнни нигезгә күчә баруы куанычлы. Узган елда республикада Яшелчә үстерүчеләр берлеге оештырылды. Тармак проблемалары Хөкүмәт дәрәҗәсендә өйрәнелде. Аның иң катлаулысы — куәтле заманча яшелчә саклагыч­ларның җи­тешмәве. Әлегә кадәр куәтле сакла­гычлар республиканың 20 районында һәм 5 шәһәрендә генә бар иде. Әйтергә кирәк, эре җитештерүчеләр генә яшелчә саклауга махсуслашкан куәтләргә ия булды.

Ихтимал, якын киләчәктә республикада саклагычлар куәте артса, барлык категорияле хуҗалыкларда да “икенче икмәк” үстерү яңа сулыш алыр иде. Ул чагында җәйге сезонда гына да химикат белән 12 тапкыр эшкәртелгән (рәсми чыганаклар буенча) чит ил бәрәңгесенә Русиядә ихтыяҗ бөтенләй юкка чыгар иде.

Әлеге мәсьәләгә фикерен белдереп, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов күптән түгел “Басу көне-2016” чарасындагы чыгышында болай диде:

— Без үзебез җитештергән продукцияне саклау мәсьәләләре белән дә җитди шөгыльләнергә тиеш. Әлеге вакытта зур логистик үзәк төзү буенча Санкт-Петербург компаниясе белән сөйләшү алып барабыз. Мине дә республикада заманча зур, куәтле саклагычлар җитешмәү мәсьәләсе борчый. Бу — безнең “йомшак урын”. Әгәр бездә дә агропродукцияне саклау буенча логистика, логистик үзәк булса, эшебезне башкачарак һәм нәтиҗәлерәк оештыра алыр идек...
Читайте нас: