+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
28 июль 2016, 02:00

Беркем дә эшсез калмаячак

Җиңел булмаган икътисади хәлдә Русия предприя­тие­ләренә яңа шартларга яраклашу, кадрларны һәм җитештерү куәтләрен саклап калу мөһим. Бу юнәлешкә Башкортстанда да игътибар бүленә. Атап әйткәндә, хез­мәт базарындагы киеренкелекне киметү буенча өстәмә чаралар программасы гамәлгә ашырыла. Программага барлыгы 254 миллион 307,9 мең сум юнәлтеләчәк, шу­ның 177,9 миллион сумы – федераль, 76,3 миллион сумы республика бюджетларыннан бүленәчәк. Быел программа кысасында Башкортстанның 17 предприятиесенә ярдәм күрсәтелә. Бүленгән акчалар төп дүрт юнәлештә тотылачак.

Беренчедән, предприятие хезмәткәрләре тизләтелгән рәвештә укытылачак. Чит ил продукциясен үзебезнекенә алыштыруга булышлык итүче проект һәм хезмәт салучыларны үстерү программасын га-мәл­гә ашыручыларга өстенлек бирелә. Аңлашыла, белемен камилләштерүчеләр киләчәктә кайда да булса эшләргә тиеш. Бу максатка базарда көндәш­лек итә алучы яңа продукция җитештерүне җайга салып, яңа эш урыны оештырып ире­шергә мөмкин. Мәгълүм булуынча, санкция­ләр нәтиҗә­сендә безгә кайбер продук­ция­ләр кертү чикләнде. Предприя­тиеләр, хезмәткәр­ләрен укытып, яңа җитештерү куәтләрен сафка кертсә, мондый форсаттан файдалана алачак. Республикада 11 предприятиедә 2408 хезмәткәрне тизләтелгән укыту планлаштырыла.

Икенчедән, эштән бушатылу хәвефе янаучыларга ярты ел дәвамында вакытлыча эш урыны тәкъдим ителәчәк. Бу максатка барлыгы 16,6 миллион сум бүленәчәк. Нәтиҗә­дә, тулы күләмдә мәшгуль бул­маганнарның кереме артачак. Иң мөһиме – катлаулы икътисади хәлдә предприя­тиенең тәҗрибәле хезмәт­кәр­ләре саклап калына. Исемен­нән күре­нүенчә, вакытлыча эш урыны озакка түгел. Юнәлтелгән акчалар нәтиҗә бирсен өчен ярдәм тоючы предприятиегә җитештерүне үзгәртеп кору һәм чит ил продукциясен үзе­без­некенә алыштыру проектларын гамәлгә ашыру мөһим. Мондый ярдәм Баш­кортстанның ике пред­прия-тиесенә күрсәтелә. Нәтиҗәдә, 308 кеше вакытлыча эш урынлы булачак.

Өченчедән, предприя­тиеләргә һөнәри белем бирү уку йортларын тәмамлау­чы­ларга хезмәт хакы түләү чыгымнары өлешчә кайтарылачак. Килешергә кирәк, бүгенге хәл-шартларда һөнәри белем бирү уку йортларын тәмам­лаучыларга эшкә урнашу җиңел түгел. Шуңа күрә пред­приятиеләрне дәртлән­дерү мөһим. Акчалата ярдәм тою өчен предприятие белгечне даими эшкә алырга тиеш. Мондый шартны үтәгән­нәргә биш айдан артык вакыт кысасында хезмәт хакы түләү өчен акча бүленәчәк. Программа шарты буенча 12,3 миллион сумга 289 һөнәри белем алган белгечне эшкә урнаштыру күздә тотыла.

Дүртенчедән, пред­прия­тиеләргә инвалидларны эшкә алу чыгымнары каплатылачак. Шул исәпкә яңа эш урынын җай­лаш­тыру, инфраструктура оештыру һәм остазлык та керә. Иң мөһиме – инвалидларга эш урынына барып җитү, эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру. Әлбәттә, баштагы мәлдә һәр­кемгә остаз билгеләү таләп ителә. Программа кысасында 3,2 миллион сумга 27 инвалидны уңайлы шартлар тудырылган эшкә урнаштыру күздә тотыла. Июль башына, төбәк­нең дүрт предприятиесе белән 2,5 миллион сумга килешү төзелеп, 13 инвалид эшкә урнаштырылган.

Җиңел булмаган икътисади хәлдә хезмәт базарындагы киеренкелек – табигый хәл. Катлаулы чорда кадрларны саклап калу – төп максат. Күре­нүенчә, Башкортстанда мәсьә-лә җитди контрольдә. Бу хакта тәгаен нәтиҗәләр, гамәлгә ашырылучы программа да сөйли.
Читайте нас: