+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 август 2016, 02:00

“Башкортстанда кече эшкуарлыкка тоемлы ярдәм күрсәтелә!..”

Борис Титов бизнес алдында торган мәсьәләләрне һәм аларны хәл итү юлларын билгеләде.Русия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Борис Титов Уфада булды. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән очрашу вакытында алар төбәктә кече һәм урта бизнес үсешенә ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алышты. Очрашуда республикада Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Рафаил Гыйбадуллин һәм республиканың Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Вячеслав Гыйләҗетдинов катнаштылар.

— Без эшкуарлар хокукларын яклау мәсьәләсендә дөрес юнәлеш буенча барабыз, дип исәплим. Рейтинглар бизнес җәмәгатьчелегенең эшебезне яхшырак бәяли башлавын күрсәтә. Аларның ышанычын яулау авыр. Моның өчен бөтен дәрәҗәдә намус белән эшләргә кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов.

Борис Титов белдерүенчә, бүген Русиядә бизнес күзәтчелек органнары тарафыннан да, базардагы гади булмаган икътисади шартлар күзлегеннән дә җитди басым кичерә.

— Нефтькә хаклар төште, ил икътисады үзгәрде, шуңа күрә эчке базарда ихтыяҗ кими һәм эшкуарлыкта хәлләр җитди начарая, — диде Вәкил. — Икенче яктан, җитештерү чыгымнары да арта. Әйтик, кредит буенча процент ставкасы бүген 20 процент тәшкил итә, энергиягә хаклар, салымнар һәм кадастр бәясе күтәрелә. Бу — бизнеска күп кенә предприятиеләрне зыянга эшләүгә китергән икътисади факторлар тарафыннан җитди басым. Шул сәбәпле, бүген күпләр үсәргә түгел, исән калырга тырыша.

Вәкил әйтүенчә, әле Русия Президенты боерыгы буенча Үсеш стратегиясе өстендә эш башланган, ул декабрьдә тәмамланырга тиеш.

— Агымдагы проблемалардан тыш, макроикътисад белән шөгыльләнергә дә туры килә. Башкача базар икътисадын саклап та, үстереп тә булмаячак. Әгәр дә барысын да шушы килеш калдырсак, түбәнгә тәгәрәячәкбез, — диде Борис Титов. — Без бөтен Русия буенча статистика алып барабыз. Гомумән алганда, илдә эш урыннары саны кими, ләкин аларның югары җитештерүчәнле булганнары арта.

Журналистлар белән очрашу вакытында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил, “Үсеш партиясе” җитәкчесе Борис Титов Башкортстан икътисадын үстерү мәсьәләсенә дә тукталды.

— Бүген республика өчен иң мөһиме — нефть эшкәртү күләмнәрен арттыру, монда җитештерелгән полимерлардан изделиеләр җитештерүгә күчү. Кече предприятиеләрнең күпчелеге химия продуктларыннан изделиеләр җитештереп үсешә алыр иде, без аларны әлегә күпләп чит илдән сатып алабыз. Бу өлкәдә кредитлау мәсьәләсен хәл итәсе бар, — диде ул.

Вәкил Уфада, Мәскәүдән аермалы буларак, “Арендага бирелә” дигән язу эленгән кибетләрне күрмәвен әйтте. Аның сүзләренчә, республика башкаласында бик күп үзәкләр, рестораннар эшли. Аерым алганда,“Үзәк базар” сәүдә комплексы зур тәэссоратлар калдырган.

— Анда бик матур. Эшкуарлар, биналарын арендага биреп табыш алу урынына, сәүдә предпри­ятиеләре белән турыдан-туры эш итә. Бу оештыру күзлегеннән караганда катлаулырак, ләкин кече предприятиеләргә күпкә нәтиҗәлерәк сатарга мөмкинлек бирә. Бер бутикта Русиядә җитештерелгән киемнәрне күрү шатландырды. Шул ук вакытта эшкуарлар сату күләмнәренең, былтыргы белән чагыштырганда, 50 процентка кимүе турында белдерә, — диде Борис Титов.

Аның фикеренчә, республикада кече һәм урта бизнес үсешенә тоемлы ярдәм күрсәтелә. Төбәк эшкуарлары очраган проблемалар бөтен илгә хас. Нигездә, болар — кредитлар буенча югары ставкалар, югары тарифлар һәм җирнең кадастр бәясе зур булу. Бизнесны җинаять эзәрлекләве кебек иске проблемаларны да хәл итәсе бар.

Борис Титов сайлау алды ялына китәчәген белдерде. Бу вакытта якташыбыз, “Эшлекле Русия” Бөтенрусия иҗтимагый берләшмәсе рәистәше Андрей Назаров эшкуарлар мөрәҗәгатьләре белән эшнең бер өлешен үз өстенә алачак.
Читайте нас: