+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 август 2016, 02:00

Ипотека ставкасы субсидияләнәчәк

Кичә Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов республиканың башкарма власть, федераль министрлык һәм ведомстволарның территориаль органнары җитәкчеләре белән чираттагы оператив киңәшмә үткәрде.

Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Халит Мәхмүдов торак төзелеше мәсьәләләре турында сөйләде. Агымдагы елның беренче яртысында республикада 1 миллион 154 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында республика лидерлар сафында. Торакны файдалануга тапшыруның ил буенча гомум күләменең 3,7 проценты Башкортстанга туры килә. Республика Мәскәү, Ленинград өлкәләре, Краснодар крае, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән калыша һәм алтынчы урынны били.

Торакны ипотекага алу күрсәткече арта. Беренче яртыеллыкта республикада 19 миллиард сумлык 13,7 мең ипотека кредиты алынган. Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 63 процентка күбрәк.

— Башкортстанда беренчел торакка ипотека ставкасын 10 процентка кадәр субсидияләү һәм кредит финанславын алганда төзелеш оешмаларына Төбәк фонды тарафыннан залог бирү проектлары әзерләнде, — диде Халит Мәхмүдов. — Әлеге проектларны гамәлгә ашыру республикада торак төзелеше үсешенә этәргеч бирәчәк һәм төзелеш комплексына тиешле ярдәм күрсәтәчәк.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов кушуы буенча 2025 елга кадәр эконом-класс төрендәге торак төзелеше программасы булдырылды. Аңа ярашлы, социаль торак төзелеше күләме 5 ел эчендә 300дән 800 мең квадрат метрга җитәргә тиеш.
Читайте нас: