+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 август 2016, 02:00

Түбәң өчен түләгәндә, кесәң калын булсын иде дә...

Торак-коммуналь хезмәтләр базарында кайчан ныклы тәртип урнаштырылыр?Көнгә чыксаң, халыкның “мазасына” тигән иң кискен мәсьәлә – хаклар арту. Моннан бер-ике ел элек кенә 10-15 мең сум эш хакына да яшәргә була иде әле, хәзер исә читенгә туры килә. 7-8 мең сум пенсия алучылар турында сөйләп тә торасы түгел. Әлеге шартларда торак-коммуналь хезмәтләр өчен хакларның арта баруы аеруча борчылу тудыра. Республика Хөкүмәте әлеге өлкәдә тотрыклылык булдыру максатын куя.

Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан белде­рүләренчә, ел азагына кадәр торак-коммуналь хезмәтләр өчен хаклар үзгәрмәячәк. Әлегә кадәр җылылык өчен исәпләшү ел буена бер үк күләмдә башкарылып килсә, хәзер бу түләүләрне елның 7 аенда гына башкару мәсьәләсе тикшерелә. Бу очракта акчаны кышкы айларда ике тапкыр күбрәк кертеп, көннәр җылыткач, түләүләрне бөтенләй туктату турында сүз бара. Бу ресурслар белән тәэмин итү компанияләре өчен дә кулай булыр иде, чөнки алар җылылык биргән сезонда ягулык материаллары өчен бурычларын түләп бетерергә тиеш, ә гамәлдә алар бу акчаны җыеп өлгерә алмый.

Әлеге хәлдән чыгуның бер юлы буларак, муниципалитетлар 1 октябрьгә кадәр халыкка кулай түләүләр системасын сайлап алырга бурычлы. Җылыту сезоны башланганчы ул билгеле булачак. Шушы һәм башка мәсьәләләрне хәл итү буенча ведомствоара комиссия эшли.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кискенләшкән чорда аерым ташламалар аеруча файдалы. Русия Хөкүмәте карары нигезендә, федераль мәгариф оешмаларының тулай торакларында яшәүчеләр электр энергиясе һәм җылылык өчен азрак түли. Аларга гомум йорт мохтаҗлыклары өчен түләүләр бетерелде.

Башкортстан Республикасында 2014 елга кадәр эшләп килгән законнарга ярашлы, авылда һәм эшче поселокларда яшәүче педагогика, медицина, фармацевтика, мәдәният һәм сәнгать, физик культура, ветеринария һәм социаль өлкәләрдә хезмәт салган һәркем торак биналары, җылылык һәм электр энергиясе өчен түләүләргә компенсация алып килде. Махсус мониторинг нәтиҗәләреннән күренүенчә, бер кварталда аның күләме һәр белгечкә аена 47 сумнан 11000 сумга җитте. Республиканың 7 муниципаль берәмлегендә ул 100 сумнан азрак, ә 17 муниципаль берәмлектә 5000 сумнан артты. Ул хезмәткәрнең торак шартларына бәйле, ягъни белгеч никадәр яхшырак шартларда яши, шулкадәр күбрәк компенсация алды. Бу хәл социаль тигезсезлек тудырды. Шуңа күрә 2014 елда кабул ителгән закон нигезендә авыл һәм эшче поселокларда яшәүче барлык белгечләр дә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бертөрле компенсация ала.

Законнардагы әлеге үзгәрешләр халыктан килгән мөрәҗәгатьләр нигезендә кабул ителә. Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Елена Родина белдерүенчә, узган елда республикада торак-коммуналь хезмәт системасында закон бозуның 9800 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта, халыкның шәхси исәбенә 74 миллион сум акча кайтарылган. Әлеге чорда бу мәсьәләдә башкарма власть органнары, Дәүләт җыелышы-Корылтайга, “ЖКХ-контроль” һәм республикада оештырылган башка үзәкләргә халыктан килгән мөрәҗәгатьләр 16 меңнән 23 меңгә кадәр арткан. Аларның күбесе коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, торак фонды белән идарә итү һәм аны тәртиптә тотуга кагыла.

Әлеге мөрәҗәгатьләр “кайнар элемтә” телефонына кабул ителә. Аның номеры – 216-35-93. Ул бер үк вакытта берничә каналга – Русия Дәүләт думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Торак сәясәте һәи инфраструктура үсеше комитеты рәисе Елена Родина, торак-коммуналь хужалык министры урынбасары Альфред Зиннәтуллин, Иҗтимагый палатаның торак һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Анатолий Дубовскийның кесә телефоннарына тоташтырылган. Анда шалты­ратучыларның күбесе барлык сорауларга онлайн режимда җавап алала.
Читайте нас: