+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 август 2016, 02:00

Башкортстан икътисады тотрыклы

Хөкүмәтнең киңәйтелгән утырышында беренче яртыеллыкка йомгак ясалды.Кичә республика Хөкүмәтенең киңәйтелгән утырышында 2016 елның беренче яртысында Башкортстанның социаль-икътисади үсеш йомгаклары каралды. Утырышта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җылешы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, Хөкүмәт әгъзалары, парламент депутатлары, министрлыклар, ведомстволар, предприятиеләр җитәкчеләре, шәһәр һәм район хакимияте башлыклары катнашты.

— Ярты еллыктагы эшчәнлекнең төп йомгагы шул — Башкортстанның социаль-икътисади күрсәткечләре тотрыклы. Беренче яртыеллыкта авыл хуҗалыгында һәм сәнәгатьтә уңай динамика күзәтелә. Хезмәт базарында хәл бераз яхшырды. Инфляция кими. Халыкның сатып алу сәләте үсә. Алты айда республиканың сәнәгать җи­тештерү индексы күләме 101,1 процент тәшкил итте. 50 муниципаль район һәм шәһәр округында бу күрсәткеч артты, — диде Рөстәм Хәмитов. — Алты айда демография хәле тотрыклы калды. Халыкның табигый артуы 0,6 промилле тәшкил итте. Балалар үлеме күрсәткече 1000 сабыйга 7,8дән 6,1 промиллегә төште.

Төбәк җитәкчесе сүзләренә кара­ганда, төп капиталга салынган инвести­цияләр күләме арта. Авыл хуҗалыгында — 43,9, электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм бүлүдә — 27,7, казылма байлыклар табуда — 20,2 процент, металл булмаган минераль продуктлар җитештерүдә — 3, азык-төлек һәм эчемлекләр җитештерүдә — 2,4, агач эшкәртүдә 2,6 тапкыр үсеш күзәтелә.

Русия субъектларында инвестицион мохит торышы буенча рейтингта Башкортстан 20нче урында, бер елда республика үз позициясен 20 пунктка яхшыртты.

Республиканың эре һәм урта предприятиеләре һәм оешмалары 90480,4 миллион сум табыш алган, 2015 елның шушы чоры белән чагыш­тыр­ганда, үсеш 10,1 процент. Предприя­тиеләр җитештерү базасына модер­низация үткәрә. Авыл хуҗалыгында берничә яңа проект гамәлгә ашырыла.

1154 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу, былтыргы белән чагыштырганда, 6,1 процентка кимрәк. Ел азагына әлеге күрсәткечне яхшырту бурычы куела. Республикада әле 90 мең гаилә торакка чиратта тора. Чиратны бетерү өчен ел саен 3 миллион квадрат метр торак төзергә кирәк.

— Икенче Затон күперен файдалануга тапшыру башкалада торак төзелешен үстерергә мөмкинлек бирәчәк, транспорт хәрәкәтен камил­ләштерергә ярдәм итәчәк. Төзелештә төп эшләр төгәлләнеп килә, октябрьдә объект файдалануга тапшырылачак. Мөһим төзелешкә Русия транспорт министрлыгы 1,5 миллиард сум бүлде. Уфаны арытаба үстерү өчен тагын өч күпер төзергә кирәк. 2025 елга кадәр бу бурыч үтәлергә тиеш, — диде Рөстәм Зәки улы.

— Нәтиҗәле социаль сәясәтне гамәлгә ашыру – республика Хөкүмәте эшчәнлегенең өстенлекле төп юнәлеше булып тора, — диде Рөстәм Мәрданов. —- Ел башыннан эшсезләр саны 1,29 проценттан 1,23 процентка кимеде. Гыйнвар-июньдә уртача хезмәт хакы 27 мең 10,7 сум тәшкил итте, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, ул 7,4 процентка артты.

Быел республикада 61 миллиард сумлык 12 инвестиция проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Нәтиҗәдә, 1500 эш урыны булдырылачак.

Агымдагы елда Башкортстанда 1435 урынлык 3 мәктәп һәм 164 урынлык 2 балалар бакчасы төзү планлаштырылган.
Утырышта, шулай ук, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов һәм Благовар районы хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов чыгыш ясадылар.
Читайте нас: