— Җәлеп ителгән инвестицияләр — торак-коммуналь хуҗалыкның бүгенге хәлен билгеләүче төп күрсәткечләрнең берсе санала, — диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Владимир Нагорный. — Бу юнәлештә эш бара. Башкортстанда дәүләт-шәхси партнерлык проектлары гамәлгә ашырыла, концессия килешүләре дә гамәлдә сынатмый. Русия Хөкүмәте билгеләгән инвестицияләү дәрәҗәсе безнең тарафтан үтәлә. Әйтик, федераль нормативлар быел торак-коммуналь хуҗалыкның гомум бюджетында шәхси инвестицияләрнең — 21, киләсе елда 30 процент тәшкил итүен таләп итә. Ел дәвамында бу нәтиҗәгә ирешәчәкбез. Республикада 24 концессия килешүе эшли. Шул ук вакытта, алга омтылып яшәргә урын бар.
Тармакка инвестицияләр ни өчен кирәк? Беренчедән, торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү өчен. Нәтиҗәдә, халык җылылык, электр, су тәэминатыннан канәгать калачак һәм хезмәтләндерү дәрәҗәсе яхшырачак. Хәл итәсе мәсьәләләр бар. Су һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләре искергән. Күп кенә җылылык энергиясе генераторлары модернизацияләүне таләп итә. Быел Башкортстан бюджетыннан җылылык белән тәэмин итү системасын модернизацияләүгә 600 миллион сумнан артык акча юнәлтелде. Бу сан былтыргыдан ике тапкыр артык булса да, җитеп бетми. Алда торучы максатларга ирешү өчен елга ике миллиард сум таләп ителә. Шушы җитеп бетмәгән акчаны инвесторлардан җәлеп итәргә исәп тотабыз.
Кайбер инвестиция проектларын аерым билгеләп үтү мөһим. Әйтик, төбәк “Социнвестбанк”ының Туймазы районында җылылык белән тәэмин итү системасын модернизацияләү буенча 450 миллион сумлык проект тәмамланып килә. Октябрьский шәһәре буенча шундый ук 600 миллион сумлык проект эшләнә. Мишкә районында су белән тәэмин итү системасын модернизацияләү планлаштырыла. Шул ук вакытта, “Газпромбанк” белән зур проектларны гамәлгә ашыру буенча сөйләшүләр дәвам итә. Ә менә Русиянең эре инвестиция компанияләре акча әйләнеше миллиардларча сум тәшкил итүче эре коммуналь системалар белән генә хезмәттәшлек итү яклы. Аларны Башкортстан районнарындагы, авыл биләмәләрендәге объектлар кызыксындырмый. Мәсьәләне хәл итү юлы бар. Вак һәм уртача объектларны конкурска берләштереп тәкъдим итәргә мөмкин. Аңлашыла, бу очракта аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуы ихтимал.
Инвестор тотынган акчасын кире кайтарырга, керем алырга омтылачак. Хезмәтләндерү дәрәҗәсе яхшыру белән тарифлар да артмасмы? Мөгаен, бу хакта уйланучылар да аз түгелдер. Төбәктә тарифлар буенча комитет бу юнәлештәге хәлләрне җитди контрольдә тота һәм чикләүләр куя. Беренче карашка, борчылырга урын юк кебек. Шулай да һәрвакыт уяу булу һәм коммуналь түләүләрне игътибар белән күзәтеп бару комачауламас.
Искегә тотынсаң, исең китәр, дигән халык мәкале юктан гына килеп чыкмаган. Өзелгән электрүткәргечләрне ялгау, тишек суүткәргечләрне ямау, зур чыгымнар таләп итүдән тыш, халыкка уңайсызлыклар тудыра. Инвестиция проектлары мондый күңелсез хәлләргә дә чик куяр дип көтелә.