+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
1 октябрь 2016, 02:00

“Сочи-2016” форумы уза

29 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр дәвам итүче “Сочи-2016” халыкара инвестиция форумында республика делегациясен Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкли.

Төбәк Башлыгы дәүләт идарәсенең яңа сыйфатына багышланган форум­ның пленар утырышында катнаша һәм Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медве­дев җитәкчелегендә узучы ил Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет президиумы утырышында чыгыш ясый.

Делегация программасында фикер алышулар, эшлекле очрашулар, ил төбәкләренең социаль-икътисади үсеше, экспорт мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру, дәүләт-шәхси партнерлык, үсеш институтларын булдыру мәсьәләләре буенча сессияләрдә катнашу каралган.

***


“Сочи-2016” халыкара инвестиция форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек турында ике төбәк хөкүмәтләре арасында килешүгә кул куйдылар.

Документ ике яклы бәйләнешне ныгыту һәм үстерү максатында биш елга төзелде.

Рөстәм Хәмитов килешүгә кул куяр алдыннан форум кысаларына узучы “Sochi Investment Expo” күргәзмәсен карады. Ул гамәлгә ашыру стадиясендәге проектлар өстендә арытаба эшләүгә багышланган. Республика Башлыгы ил төбәкләре экспозицияләре белән танышты, губернаторлар белән берлектәге инвестицион проектларны тормышка ашыру перспективалары турында фикер алышты.
Читайте нас: