Көнкүреш кредиты: яхшымы, яманмы?
Совет чорында күпләрнең тормышы, аванс-расчетларны да кертеп, хезмәт хакы алганнан алдагы айдагы хезмәт хакына кадәр яшәүгә көйләнгән иде. Хәзер исә күпчелек гаиләләрдәге икътисади-финанс мәсьәләләр кредит түләү чоры белән билгеләнә.
Кибетләрдән кредит исәбенә көнкүреш товарлары алганнан соң, күпләр хәзер шушы көнгә дип җыеп куйган акчасын түли дә, тынычланып, алдагы кредит чорын көтә башлый. Кредит взносын капларга акчасы булмаганнар исә янә бурычка бата, чөнки үсә баручы пеня, башка өстәмә түләүләр куркыта. Менә шунда, нигә алдым бу әйберне, дигән гаять акыллы һәм, алдарак ачыклануынча, шактый соңга калган бу сорау башны эшләттерергә сәбәпче була да инде.
Ә бит тәүдә барысы да искиткеч яхшы башланган иде. Акча туплап торасы да юк, гаилә яисә үзең өчен үтә дә кирәкле әйберне кибеттән кредитка аласың да куясың! Шунысы бигрәк тә кызыктыра: бирелгән кредитны процентсыз, диделәр бит. Димәк, һич кенә дә алданмыйсың, киресенчә, кредит бирүчеләрдән акыллырак булып чыгасың әле! Ә чынында эш ничек тора соң? Иң беренче чиратта, шуңа төшенергә кирәк: без яшәгән Русиядә банк кредиты һич кенә дә процентсыз була алмый. Дөрес, мөселманнарның изге китабы Коръән буенча яшәүче гарәп илләрендә Ислам банкларыннан процентсыз кредит алу мөмкинлеге бар, чөнки риба (процент) тотып калу анда гөнаһ санала. Ә Русия банклары җитәкчеләренең күпчелеге кайсы милләт вәкилләре икәнлеген яхшы беләбез.
Гомумән, зыянга эшләүче банкны күз алдына да китерү авыр. Көнкүреш кредитыннан алар алган табыш кредитны хезмәтләндерү процентларыннан башлана, ул алынган сумманың 1-3 процентын тәшкил итәргә мөмкин. Әйткәндәй, ул ай саен түләнә. Бу очракта шуны да истә тоту зарур: кредитны хезмәтләндергән өчен процентлар калган бурыч күләменнән түгел, ә башлангыч суммадан алына. Ягъни сез процентларны яңа гына алынган кредит суммасыннан түлисез. Товар алгандагы комиссия түләве бер тапкыр гына алынса да, гадәттә, аның зурлыгы 20-25 процентка күтәрелә. Моннан тыш, страховкалау түләвен дә онытырга ярамый. Сез алган кредит күләме шактый зур икән, банклар тормышыгыз яисә сәламәтлегегезне страховкалауны да таләп итәчәк. Бу төр эшчәнлек белән шөгыльләнүче компанияне банкта ук күрсәтәчәкләр, кагыйдә буларак, аның акционеры яисә оештыручысы сыйфатында нәкъ сез кредит алган банк чыгыш ясый.
Шул рәвешле, товар өчен барлык түләүләрне исәпләп чыгарсак, сез ай саен банкка товар хакының 12-36 процентын арттырып түлисез булып чыга.
Акча кредитлары, пластик карталар һәм ипотека
Банктан кредитка акча алуның бөтен уңайлыгы шунда: әкияттәгечә, кинәт кенә байыйсың да китәсең. Кемгәдер ялынып, бурычка сорыйсы да түгел. Ләкин шунысы бар: төрле кызыктыргыч алымнар кулланып, ташламалар белән үзләренә җәлеп итәргә тырышса да, банклардан кредит алу бүген дә җиңелдән түгел. Тәүге карашка, банклар, кредит алыгыз, бездә бу процесс соңгы чиккәчә гадиләштерелде, паспорт һәм берничә белешмә генә кирәк, дип чакырып тора, ә асылда әллә күпме документ тутырасы. Алар эш урыныннан бирелгән керем турындагы белешмә белән генә чикләнми. Сүз кредитка зур сумма алу турында бара икән, сезнең карамактагы милек белән дә кызыксыначаклар. Моннан тыш, бурычны кайтару максатында поручительләр дә таләп итәчәкләр. Бер сүз белән әйткәндә, банкларда бюрократия бүген дә көчле, акчаны кешенең тышкы кыяфәтенә карап кына бирмиләр.
Тәкъдим ителүче кредит процентлары һәр банкта төрлечә. Соңгы чорда алар берникадәр төште, әлбәттә. Түбән процентлар, гадәттә, реклама максатларында гына кулланыла. Аларга ышанырга ярамый. Ни өчен дигәндә, икътисади кризис чорында да һәркемнең табыш аласы килә. Түбән процент турындагы рекламаны тотып килгән очракта да, шул ук банк хезмәткәрләре, күзегезгә карап, икътисади хәлнең кискен үзгәрүе сәбәпле, процентларның янә артуын исбатлаячак. Алай гына да түгел, вак хәрефләр белән язылган килешү шартларында банкларның процент ставкасын үзгәртергә мөмкинлеге турында да мәгълүмат бар. Бу үзгәрешнең кредит алучы файдасына булмаячагы бәхәссез, әлбәттә.
Соңгы чорда шунысы күзгә ташлана. Кредит алырга теләүчеләрнең күпчелеге хәзер бу өлкәдә тәҗрибә туплаган белгечләргә мөрәҗәгать итүне хуп күрә. Сүз дә юк, банк белән килешү төзегәндәге хезмәте өчен алар да хак ала. Әлеге сумманың банкларның күрәләтә талавыннан азрак килеп чыгуына шатланасы гына кала.
Банклар тарафыннан тәкъдим ителүче кредит карталары, тәүге карашка, шулай ук уңайлы һәм файдалы кебек. Картаны алган очракта, андагы акча белән анык товар өчен исәпләшү генә өлешләтә файдалы. Картадагы средстволарны кулакчага әйләндерү сезгә зур чыгымнар гына китерәчәк. Алар банкоматтан алган акчаның ким дигәндә 1-3 процентка артуын аңлата.
Банкларның халыкка күрсәткән кредитлау хезмәтләре арасында ипотеканы гына уңай күренеш дип билгеләргә мөмкин. Телевизор, кер юу машинасы алу өчен акча туплап була, ә менә торак мәсьәләсен хәл итү өчен гомер буе эшләргә кирәк. Шунысы да игътибарга лаек: ипотекага кергәннәре өчен күпме генә зарланмасыннар, әмма нәкъ әлеге программа аркасында илдәге тоташ берничә буын яшь гаиләләр соңгы чорда фатирлы булды бит.
Әйткәндәй, ипотека кредиты дөньякүләм алганда да иң файдалы исәпләнә, чөнки бурычка яшәүнең бу ысулы үзен икътисади яктан барыбер аклый. Атап әйткәндә, торак хаклары 20 процентка артканда да кредит процентлары 11-13 процент дәрәҗәсендә кала бит. Хәер, монысы инде банкларның клиент хәленә керә бүлүенә түгел, ә дәүләтнең социаль сәясәтенә бәйле.
Икътисадта һәртөрле эшчәнлеккә ихтыяҗ җәмгыятьтәге теге яки бу чордагы таләпләрдән чыга. Мәсәлән, соңгы елларда бәләкәй суммаларны күздә тоткан кулакчага ихтыяҗ артуы күзәтелә. Шуның нәтиҗәсендә “Кече займнар” киосклары үсеп чыкты. Әйткәндәй, бу да — кредитлауның бер төре. Банкка йөргәнче, акча мәсьәләсе монда күз ачып йомган арада хәл ителә. Азактан билгеле булуынча, алган акчаны кире һәм зур гына процентлар белән кайтарачагын белә торып та, күпләр “кече банклар” клиентлары булып китә.
Хәер, халыкта “Бурычлы үлмәс, бурычсыз көн күрмәс” дигән әйтем бар. “Бәләкәй акча” киоскысыннан бурычка алып, акчасын вак-төяккә, шул исәптән кәеф-сафага, тотынганнарга түгел, ә дөнья көтәргә тырышучыларга, тормышын матурларга теләүчеләргә карата әйтелгән ул. Ни аяныч, бу юнәлештә кредит оешмалары, банклар халыкка игелек күрсәтергә ашкынмый. Хәер, илнең икътисади корылыш күзлегеннән караганда, бу мөмкин дә түгел. Ә кредит алу — һәркемнең шәхси эше. Бурычка кергәндә шуны да истән чыгармыйк: саран — икеләтә, ә акылсыз өчләтә арттырып түләр.