+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 октябрь 2016, 02:00

Үзәктә – икътисад

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Саратов шәһәрендә икътисад тармагын үстерүгә һәм импортны алмаштыруга юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыруга багышланган Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты.

Ул Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендә үтте. Анда, шулай ук, Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Техник көйләү һәм метрология буенча федераль агентлык җитәкчесе Алексей Абрамов, округ төбәкләре башлыклары, төрле дәрәҗәдәге дәүләт власте органнары вәкилләре катнашты.

Михаил Бабич белдерүенчә, Идел буе федераль округы төбәкләре импортны алмаштыру буенча ил Президенты куйган бурычны гамәлгә ашыру буенча актив эш алып бара. Округта Сәнәгать сәясәте буенча совет булдырылды. Ул федераль үзәкнең төбәкләр белән бәйләнешен көйли. Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе белән берлектә округның оборона-сәнәгать комплексы эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру һәм үстерү мәсьәләләре буенча совет булдырды.

2015-16 елларда Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Сәнәгатьне үстерү фонды, икътисади тармак предприятиеләре вәкилләре белән берлектә округның күпчелек төбәкләрендә импортны алмаштыру буенча киңәшмәләр үткәрде. Аларның нәтиҗәләре буенча проблемалы мәсьәләләр ачыкланды һәм тикшерүгә тапшырылды.

Михаил Бабич ассызыклавынча, импортны алмаштыру буенча план Русиянең Энергетика, Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыклары приказлары белән расланды. Округ төбәкләрендәге агросәнәгать комплексының 91 предприятиесенең 44,5 миллиард сумлык 125 проекты ил Хөкүмәте раслаган авыл хуҗалыгында импортны алмаштыруга юнәлтелгән инвестицион проектлар исемлегенә кертелде.

Тулы вәкаләтле вәкил, шулай ук, округ төбәкләрендә импортны алмаштыру планы буенча алып барылучы эшне билгеләде. Сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтелә. Узган елда бу максатка 34,5 миллиард сум бүленгән булса, агымдагы елда 33 миллиард сум юнәлтү күз уңында тотыла.

Михаил Бабич сүзләренә караганда, хәл итәсе мәсьәләләр бар. Алар арасында җитештерелгән продукция өчен дәүләт һәм аларның ярдәмче предприятиеләре катнашлыгындагы компанияләрнең кичектерелгән түләү вакытын киметү мәсьәләсе тикшерүне таләп итә. Шулай ук, икътисад тармагына, аерым алганда, югары технологияле җитештерү өлкәсенә дәүләт ярдәме күрсәтүне саклап калу мөһим. Узган елда предприятиеләр Сәнәгатьне үстерү фондына 400 миллиард сумлык гариза тапшырган. Моңа бәйле Михаил Бабич импортны алмаштыручы проектларга финанс ярдәме күрсәтү буенча чаралар булдыру кирәклеген билгеләде.

Сәнәгать һәм сәүдә министры үз чыгышында әлеге мәсьәлә буенча гамәлгә ашырылучы бурычларны уңай бәяләде.
—Сәнәгать тармагында еллык күрсәткечләр үтәлә, — диде Денис Мантуров. — Ул берничә факторга бәйле — дәүләт ярдәме чараларыннан тыш, бу — девальвация нәтиҗәсе. Бүген Русия валютасы ныгуын күрәбез. Экспорт мөмкинлекләре белән импортны алмаштыручы продукция җитештерү буенча хәлне нигездән үзгәртергә кирәк.
Эш нәтиҗәләре буенча Русия Хөкүмәтенә, федераль министрлык һәм ведомстволарга, импортны алмаштыру буенча мәсьәләләрне гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеген арттыру өчен җавап бирүче төбәк властьларына тәгаен тәкъдимнәр кертергә кушылды.

Арытаба Михаил Бабич һәм Денис Мантуров П. А. Столыпин исемендәге Идел буе идарә институтында оештырылган махсус күргәзмә белән танышты.

Анда Башкортстан исеменнән сәнәгать предприятиеләре өчен югары технологияле радиоэлектрон һәм телекоммуникацион җиһазлар җитештерү белән шөгыльләнүче “Полигон” предприятиесе, нефть һәм газ яткылыкларының җир өсте инфраструктурасы объектлары җитештерүгә махсуслашкан “ОЗНА” компаниясе катнашты.
Читайте нас: