Моңа кадәр энергетика форумнарында куәтләр һәм тәгаен нәтиҗә игътибар үзәгендә булды. Әйтик, лампочка икән – нык яктыртсын. Җылыткыч икән – салкын йортны “ә” дигәнче җылытсын. Җиһазларның күпме энергия сарыф итүенә әллә ни зур игътибар бирелмәде. Хәзер исә продукция кулланучылар игътибарын, барыннан да бигрәк, энергияне аз сарыф итүе белән җәлеп итә. Бу мода түгел, көн таләбе. Торак-коммуналь хуҗалыктагы үзгәрешләр күпкатлы йортларда яшәүчеләрне акчаны янда калдыру турында уйланырга мәҗбүр итте. Тәгаен нәтиҗәләр дә бар. Әйтик, хәзер подъездларда ут тәүлек әйләнәсенә янмый. Хәрәкәт датчигы утны кеше килгәндә кабыза, киткәч сүндереп куя. Агач тәрәзәләр пластикка алыштырылды. Нәтиҗәдә, подъезд озаграк суына һәм җылыту чыгымнары кими. Күргәзмәдә бу юлы да коммуналь түләүләрне киметергә мөмкинлек бирүче экспонатлар хәтсез иде.
– Без җитештергән җылылык энергиясе узелы акчаны 15 процентка янда калдырырга мөмкинлек бирә, – диде “Теплоком-Уфа” компаниясе баш инженеры Артем Трифонов. – Мондый җиһазлар күпкатлы йортларның һәркайсында урнаштырылырга тиеш. Уфада барлык йортларның 40 процентында нәкъ шушындый узел эшли. Әлегә кадәр җитештерелгән шундый ук җиһазлардан өстенлекле яклары акчаны янда калдыру белән генә чикләнми. Электр-магнит җиһазы механик исәпләгечләргә караганда озаграк, уртача 12 ел хезмәт итә. Детальләре Башкортстанда, ил төбәкләрендә җитештерелә. Шуңа күрә, санкцияләр йогынтысын тоймадык.
Русиядә кышны ягып җылытудан башка имин чыгып булмый. Шуңа күрә шушы чордагы чыгымнарны киметү, җылылыкны нәтиҗәлерәк файдалану турында уйланабыз. Бу уңайдан Уфаның “АНН Монтажлау идарәсе”нең “Рапресол” җиһазына аерым игътибар итү мөһим. Мәгълүм булуынча, юшкын – кер юу машиналарының, электр чәйнекләренең “кан дошман”ы. Шул ук вакытта, юшкын йортларны җылытырга, казанлыкларның куәтен тулы көченә файдаланырга да комачаулый. Мәсьәләне хәл итәргә төрле фильтрлар ярдәм итә итүен. Ләкин бу шактый зур чыгымнар таләп итә. Чөнки суны үткәрүче фильтрлар бик тиз сафтан чыга һәм аларны еш алыштыру таләп ителә. Нәтиҗәдә, йомшак су шактый кыйммәткә төшә. Ә “Рапресол” суны электромагнит дулкыннар белән эшкәртә һәм каты тозларның төзелеше үзгәртүгә китерә. Нәтиҗәдә, юшкынның 98 процентын тәшкил итүче кальций карбонаты белән магний, кристалл рәвешен алып, торбаүткәргечләргә, җиһазларга утырмый. Бер миллиметр калынлыгында утырган юшкын җылы бирү сәләтен 10 процентка киметүен дә күздә тоту мөһим. Мондый җиһазлардан шәхси йортларда да, эре предприятиеләрдә дә файдаланырга мөмкин.
Күргәзмәдә Германиянең Мәскәүдәге фән һәм инновацияләр йорты да үзенчәлекле проектлар тәкъдим итте. Табигый байлыклар чикле булган Көнбатыш Европа энергиянең альтернатив чыганакларын файдалану буенча югары казанышларга ирешкән. Су, кояш, җил энергиясен эшкә җигү буенча безнең тәҗрибәбез бар. Биогаз турында да хәбәрдарбыз. Германиядә болар яңалык түгел. Анда Җир төшенең энергиясен файдаланырга өйрәнгәннәр. Мәгълүм булуынча, Җирнең үзәге шактый кайнар. Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, Җир төше тирәсендә эсселек 5000 градустан артып китә. Мондый форсаттан нәтиҗәле файдалану максатында җиргә тирән чокырлар казылып, җиһазлар урнаштырыла һәм су әйләнеше тәэмин ителә. Җир төше ярдәмендә җылытылган су турыдан-туры кулланучыларга тәкъдим ителә. Шулай ук, су пары турбиналарны әйләндерә һәм электр энергиясе җитештерергә булышлык итә. Кем белсен, бәлки киләчәктә без дә мондый алымны үзләштерербез?
Халыкара дәрәҗәдәге форум җәмгыятьтә энергияне җитештерү һәм куллану мәдәнияте үзгәрүен ачык күрсәтте. Азрак көч белән күбрәк энергия җитештереп, аны мөмкин кадәр нәтиҗәле файдалану алгы планга куелды. Табигый байлыклар чиксез түгел. Икътисади көрчек акчаны янда калдыруның төрле юлларын эзләргә мәҗбүр итә. Бу темага чыккан бәхәсләрдә Башкортстан тыңлаучы гына булып калмады. Безнең тәҗрибә кунакларда зур кызыксыну уятты. Димәк, киләчәк республикасы киләчәк энергетикасына таяна дияргә тулы нигез бар.