— Былтыргы белән чагыштырганда, 2016 елның алты аенда төбәккә ике процентка азрак инвестицияләр җәлеп ителгән, — диде Рөстәм Зәки улы. — Әлбәттә, ел йомгаклары буенча, бу юнәлештә алга куелган максатларга ирешергә бурычлыбыз. Инвестицияләр күләме буенча Идел буе федераль округында – икенче, Русиядә — унберенче урындабыз. Апрель-июньдә инвестицияләр күләме ил дәрәҗәсендә кимеде. Шуңа карамастан, хәлне уңай якка үзгәртү юлларын эзләү мөһим. Инвесторның төбәк икътисадына, үсеш перспективаларына карата ышанычын арттыру — уртак бурычыбыз. Аңлашыла, инвестицион процесс ике яклы. Формаль ягы — административ киртәләр, ашыгыч хәл ителәсе мәсьәләләр. Әхлакый ягы төбәктәге, территориядәге бизнес-мохит белән бәйле. Икесенә дә игътибар бүлү зарур.
Әйткәндәй, бүген республикада 662 миллиард сумлык 472 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Игътибарны җәлеп итәрдәйләре эре сәнәгать үзәкләренә туры килә. Уфа — инвестициләр күләме буенча беренче урында. Башкалабызда 191,8 миллиард сумлык нефть эшкәртү, энергия туплау һәм машина төзү комплексы проектлары гамәлгә ашырыла. Икенче урынны химия һәм нефть-химия җитеш-терүе проектларына 136,8 миллиард сум җәлеп иткән Салават шәһәре били. Хәйбулла, Күгәрчен, Уфа районнарында да эре проектлар тормышка ашырыла. Беренче яртыеллыкта республикада төп капиталга инвестицияләр күләмен арттыруны 29 территория тәэмин иткән. Бөрҗән, Благовещен, Стәрлебаш, Миякә, Куергазы районнары һәм Күмертау шәһәре аеруча югары күрсәткечләргә ирешкән. Шул ук вакытта, Башкортстанның 33 районында һәм шәһәрендә инвестиция күрсәткечләре кимегән.
Инвестицияләр җәлеп итү өчен төбәктә бизнеска үсешергә уңай шартлар тудыру мө-һим. Республиканың Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Вячеслав Гыйләҗетдинов чыгышы бик күр сораулар тудырды. Статистика мәгълүматлары күр-сәтүенчә, Башкортстан кече бизнес белән шөгыльләнүчеләр саны буенча Русиянең 85 төбәге арасында 75нче урынны били. Ягъни, бездә бер мең кешенең 31е генә кече бизнес белән мәшгуль. Рөстәм Хәмитов мондый күрсәткечтән канәгатьсезлек белдерде.
Инвесторлар барасы урыннарда уңайлы эш шартлары, мохит тудыру, мөһим. Димәк, районнар, шәһәрләр җитәкчелеге тырышлыгы белән уңай нәтиҗәгә ирешү мөмкин. Рөстәм Зәки улы бу мәсьәләне дә игътибардан читтә калдырмады.
— Ел йомгаклары буенча район һәм шәһәрләрнең идарә командаларының инвестицион юнәлеш буенча эшчәнлегенә бәһа биреләчәк. “Бер кешегә төп капиталга инвестицияләр күләме” күрсәткече исәпләнәчәк. Былтыр республикада бу күрсәткеч 78 мең сум тәшкил итте. Быел муниципаль берәмлекләр дә шундый нәтиҗәгә ирешергә тиеш, — диде ул.
Күренүенчә, хәзер урындагы җитәкчеләрнең җаваплылыгы тагы да артты. Җитәк-челәрнең төп бурычы халык өчен эшләү, халыкны кайгырту булганга, һәркем зур көч салачагына ышаныч зур.