Башкортстан Республикасы буенча ЮХХДИ идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2016 елның тугыз аенда республикада транспортны вакытлыча туктату кагыйдәсен бозучыларга карата 34943 административ материал тутырылган. Былтыр ел дәвамында 64197 материал булган. Ни өчен водительләр рөхсәт ителмәгән урынга туктый? Алар законны хөрмәт итмиме? Әллә закон бозмыйча чара юкмы? Бу сорауларга Уфа шәһәре хакимиятенең коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсеннән алынган мәгълүмат ачыклык кертә. “2012-20 елларда Башкортстан Республикасының Уфа шәһәре территориясендә паркинглар төзү, автомбильләрне туктату өчен урыннар оештыру” концепциясенә ярашлы, шәһәр округы территориясендә автомобильләрне саклау, кую өчен 87157 урын бар. Алар – 517 гараж кооперативында, 19 күпкатлы паркингларда һәм 191 җир асты автомбильләр кую урынында. Моннан тыш, барлыгы 112 244 машина сыешлы 294 объект бар. Бүгенге көндә башкалабызда 199 401 машина кую һәм саклау урыны планнары эшләнгән. Шул ук вакытта, Уфа шәһәре төзелешен проектлау нормативына ярашлы, бер мең кешегә җиңел автомбильләр кую өчен 350 урын тәкъдим ителергә тиеш. Атап әйткәндә, 1 110 000 халык яшәүче Уфага 388 500 машина кую һәм саклау урыны таләп ителә.
Шушындый хәл-шартларда Уфада “корыч ат”ны рөхсәт ителгән урынга туктату мөмкинме? Машинаны туктатыр урын җитмәгәч, водительләргә штраф салу урынлымы? Мөгаен, башта шартлар тудырылырга тиештер. Әйтик, “корыч ат”ларны туктату урыннарын җитәрлек кенә түгел, артыграк итеп төзергә. Бу очракта, әлбәттә, водительләр гаепле булачак. Бүген исә, машинасы эвакуацияләнүченең күңелендә юшкын кала. Мәсьәләне гадирәк, аңлаешлырак итеп тә анализларга мөмкин. Укытучы дәрестә һәр балага утырырга куша, ди. Шул ук вакытта, беркемнең дә урындыгы юк. Сыйныфны утыргыч белән тәэмин итмичә, мондый таләп куярга мөмкинме? Водительләр дә шундыйрак хәлдә. Тиешле шартлар тудырылмаса да, таләпләр кырыс. Законга каршы килеп булмый. Автоһәвәскәрләрнең канәгатьсезлеге, үз хокуклары өчен туктаусыз көрәшүе законның бераз йомшаруына булышлык итте. Бүген машинаны штраф салынган транспорт сакланган урыннан алу өчен рөхсәт бирүче документлар, эвакуацияләү, саклау вакыты өчен түләргә кирәк. Законга үзгәрешләр кертелгәч, машинаны хуҗасына бер каршылыксыз бирәчәкләр. Штрафны, башка чыгымнарны соңыннан түләргә мөмкин булачак.
Мәсьәләгә гражданлык җәмгыяте күзлегеннән чыгып карасаң да, уйланырга урын бар. Беренче тапкыр машинасы эвакуацияләнүчеләр нык борчыла. Машина кайда? Аны урлаганнармы? Кая шалтыратырга? Нишләргә? Үсешкән чит илләрдә эвакуацияләнгән машина урынында: “Гафу итегез! Машинагыз штраф салынган транспортны кую урынында” дигән язу калдырыла. Шунда ук адрес һәм телефон да күрсәтелә. Уйлап карасаң, штрафны эвакуацияләмичә дә салырга мөмкин. Бер тапкыр авызы “пешкән” водительнең киләчәктә юл билгеләренә игътибарлы булачагы көн кебек ачык. Гомумән, машинаны хуҗасы күрмәгәндә алып китү – кешене әсирлеккә алуга тиң.
Дәваханәләр тирәсендә эвакуаторлар аеруча “нәтиҗәле” эшли. Чөнки төпкел авыллардан туганнарын китерүчеләр, килеп алучылар Уфадагы хәл-шартларны белеп бетерми. Нәтиҗәдә, бик күпләр күңелсез хәлгә тарый. Танышым бер вакыйга сөйләгән иде. Дәваханәдән, инвалид коляскасына утыртып, төенчекләрен төйнәп бер әбекәйне алып чыгуга, машинадан җилләр искән. Тугыз айлык авыры булган ханым табибка кергән. Чыгуына, машинасын эвакуатор алып киткән. Янә бер вакыйга. Дустым салкында күлмәкчән генә кибеткә кергән. Чыгуына, машинасын эвакуаторга салып алып китеп баруларын күреп калган. Куып тотып, көч-хәл белән мәсьәләне хәл иткән. Мөгаен, гражданлык җәмгыятендә мондый хәлләргә юл куелырга тиеш түгелдер.
Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Уфага ял итәргә килүче кунакларга маҗараларга тарымас өчен юл билгеләренә игътибарлы булырга кирәк. Бу хакта онытучылар кино карау, ресторанда күңел ачу, шугалакта шуу урынына, машинасын юллап, штраф түләп, кире кайтып китәргә мәҗбүр булачак. Транспортын “әсирлектән” коткаручының күңел ачарга теләге дә, вакыты да, акчасы да калмавы ихтимал...