+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
7 март 2017, 15:52

Башкортстанга федераль бюджеттан 856 миллион сум акча бүленәчәк

Төбәк 2017 елда мондый ярдәмне заманча шәһәр проектын формалаштыру буенча гомумдәүләт проекты кысаларында тоячак. Акчалар урамнарны төзекләндерүгә тотылачак.

Аны гамәлгә ашыру максатында республика бюджетыннан 175 миллион сум бүленәчәк. Нәтиҗәдә, проект бюджеты 1,31 миллиард сум тәшкил итәчәк. Акчаларның яртысыннан күбрәге – урамнарны, калганы халык еш йөри торган урыннарны төзекләндерүгә тотылачак. Эшләр башкарылачак урамнарда яшәүчеләр дә, акча җыеп, уңайлы мохит тудыруда катнаша алачак. Халыктан тупланган акча объектка бүленгән гомум сумманың 5 процентын тәшкил итәргә тиеш.
Читайте нас: