+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
7 март 2017, 16:44

“Төркия агымы” кайчан гамәлгә ашырылачак?

“Газпром” җәмгыятеннән хәбәр итүләренчә, проект 2019 елда тәмамланачак. Нәтиҗәдә, Төркия һәм Европа илләре "зәңгәр ягулык” белән өзеклексез тәэмин ителәчәк.

Әйткәндәй, проект буенча эшләр 2014 елда ук башланган иде. Билгеле сәбәпләр нәтиҗәсендә Төркия белән Русиянең аралары суыну сәбәпле, аны гамәлгә ашыру тоткарланды. Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, бүген боз кузгалды. Кара диңгез төбеннән һәрберсенең куәте 15,75 миллиард кубометр булган ике газүткәргеч магистрале төзеләчәк. Аларның берсе – Төркиягә, икенчесе Европа илләренә тәгаенләнгән.
Читайте нас: