“Кара алтын” җитештерүне киметү турында ОПЕК нефть картеле һәм оешмага кермәгән 11 ил сүз куешкан. 2017 елның июль ахырына дөньяда тәүлегенә нефть җитештерүне 1,8 миллион тоннага азайту күздә тотыла. Соңгы елларда арзанайган “кара алтын” бәясен шул рәвешле күтәрү планлаштырыла.