Салымнарны түләү – көн таләбе. Иртәме, соңмы, барыбер түләргә туры киләчәк. Шул ук вакытта, апрель башына кадәр салым органнарына мөрәҗәгать иткәндә, ташламалы шартлардан файдаланырга мөмкин.
Ташламаларга кемнәр дәгъва итә ала? Русия Федерациясенең Салым кодексы рөхсәт ителгән авырлыгы 12 тоннадан арткан, транспорт чаралары өчен түләү алу системасы реестрында теркәлгән транспорт хуҗаларына отышлы шартлар тәкъдим итә. Алар салымны бөтенләй түләмәскә, яки өлешчә капларга мөмкин. Ташламадан физик берәмлекләр генә файдалана ала. Башкортстанның “Транспорт салымы турында” Законы аерым гражданнар категорияләренә, шул исәптән хезмәт ветераннарына өстәмә ташламалар бирә. Әлбәттә, законда билгеле бер куәтле бер транспорт чарасы турында сүз бара.
Башка төр салымнарны түләгәндә дә ташламалардан файдаланырга мөмкин. Әйтик, кайбер категориягә караучы гражданнар һәр төрнең бер объекты өчен салым түләүдән азат ителә. Бәхетле исемлеккә хаклы ялдагылар да керә. Килешергә кирәк, икътисади кризис шартларында аларга аеруча авыр. Шуңа күрә азмы-күпме акчаларының янда калуы куанычлы күренеш. Җир салымында да ташламалар каралган.
Күпләр салымнарын ташламалы шартларда түләп, ике куянның койрыгын берьюлы тотарга ашыга. Шул ук вакытта, арада намуссызлар да юк түгел. Аларга “камчы” алымы да кулланыла. Милеккә салымы булган физик берәмлекләрнең бурычлары юллап алына. Күңелле булмаса да, җаваплы һәм мөһим бу эшне суд приставлары хезмәте башкара. Бурычларын түләргә ашыкмаучылардан акча таләп ителә, аларның милкенә арест салына. Шулай ук, мондый төркемгә караучыларга теркәү эше тыела һәм чит илгә чыгу чикләнә. Бурычның җиде процентын тәшкил иткән, әмма бер мең сумнан да ким булмаган өстәмә җыем да алына. Салымын түләмәүчеләрнең эш урыннарына да мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр. Мондый хәлгә тарыган дәүләт хезмәтендәгеләргә, бюджет өлкәсендә, дәүләт предприятиесендә һәм эре оешмаларда хезмәт салучыларга югары вазыйфаларга өметен өзәргә туры килүе ихтимал. Ни дисәң дә, алар коллектив абруена тап төшерә.
Намуссызларны акылга утыртуда югары технологияләр дә файдаланыла. Түләнмәгән салым күләмен банкта сакланучы акчадан, эш хакы түләнүче банк картасыннан да алырга мөмкиннәр.