+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
30 март 2017, 16:00

Ур-ра-а-а! Доллар арзаная!

“Лента.ру” хәбәр итүенчә, Мәскәү биржасында сатулар ачылганда бер доллар, 27 тиенгә арзанаеп, 56,36 сум тәшкил иткән. Беренче карашка, шатланырга урын юк сыман. Шул ук вакытта, мондый күренеш 2015 елның июленнән бирле беренче тапкыр күзәтелгән.

Бер евро да, 24 тиенгә арзанаеп, 60,66 сум калган. Чит ил валюталарының түбән тәгәрәвенә нефтькә хакларның артуы булышлык иткән. Әлеге вакытта бер баррель “кара алтын”, 0,03 процентка артып, 52,44 доллар тора. Икътисад белгечләре һәм аналитиклары безнең акчаның киләчәктә дә югарыга үрмәләячәген фаразлый.
Читайте нас: